Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дамокл кылычыдай

Кояш ныграк җылыткан саен, кәрнизләрдәге бозлар кеше өчен олы куркынычка әйләнә баралар. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ, административ комиссия әгъзасы Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең чираттагы утырышында оештыру мәсьәләләре дә каралды. Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигының җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча урынбасары Айрат Бабаниязов комиссия рәисенең урынбасары итеп билгеләнде. Аның алдына...

Кояш ныграк җылыткан саен, кәрнизләрдәге бозлар кеше өчен олы куркынычка әйләнә баралар.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ,

административ комиссия әгъзасы

Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең чираттагы утырышында оештыру мәсьәләләре дә каралды. Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигының җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча урынбасары Айрат Бабаниязов комиссия рәисенең урынбасары итеп билгеләнде. Аның алдына участок уполномоченныйларының эшчәнлеген активлаштыру, торак пунктларның төзеклеге кагыйдәләрен бозучыларга беркетмәләрне күбрәк тутыру бурычы куелды. Татарстан Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3,6нчы маддәсендә штрафлар күләме кисәк артканнан соң, беркетмәләр саны кими башлады. Өстәвенә, Экология полициясенең Алабугадагы районара бүлеген дә бетерделәр. Былтыр комиссиядә барысы 146 беркетмә каралды. Аларның 142сен участок уполномоченныйлары тутырган. Комиссиянең полиция хезмәткәрләре белән бергәләп эшләүләре нәтиҗәсендә, соңгы елларда шәһәребез һәм авыллар урамнарында тәртип урнаша башлады. Капка төпләрендә аунап ятучы утыннар, бүрәнәләр, ташлар кимеде. Моңарчы комиссия салган штрафлар акчасы Казанга китеп бара иде. Быелдан алар шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына керәчәк. Кыш барысын да кар каплады, дисәк тә, комиссия игътибарындагы мәсьәләләр саны кимеми. Хәзер халык өчен түбәләрдәге карлар, кәрнизләрдәге боз сөңгеләр куркыныч тудыра башлады. Кояш туры караган саен, боз сөңгеләр көннән-көн зурая. Торак милекчеләре ширкәтләре, предприятиеләр һәм оешмалар, белем учреждениеләре җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләре аларны төшерү чараларын күрергә тиешләр. Идарәче компаниядә, электрчыларда "вышкалар" бар. Эш беркетмәләр тутыруга кадәр барып җитә икән, ул вакытта, җаваплы зат буларак, кимендә 15 мең сум акча түләргә туры киләчәк. Кар явып узгач кайбер кибетләрнең ишек төпләре бозланып ката. Алар да бәла-каза чыганагы булып торалар. Быелгы кышта да берничә кеше таеп егылып кулларын сындырырга өлгерде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев