Нократ

Чын Сабантуй күрергә насыйп булды...

Мәскәү асты татарларының әле мондый тамаша күргәннәре булмаган. Жуковский шәһәре җирлегендә милли бәйрәм Сабантуй 13 нче ел рәттән оештырылуына карамастан, моңа кадәр оештыручылар хезмәт туеның мәгънәсен, аның матурлыгын ачып бирә алмаганнар. Мамадыш районы сәнгать осталары исә жуковскийлыларга аның бар нечкәлекләрен күрсәтергә омтылдылар. Хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе, күркәм гадәт...

Мәскәү асты татарларының әле мондый тамаша күргәннәре булмаган. Жуковский шәһәре җирлегендә милли бәйрәм Сабантуй 13 нче ел рәттән оештырылуына карамастан, моңа кадәр оештыручылар хезмәт туеның мәгънәсен, аның матурлыгын ачып бирә алмаганнар. Мамадыш районы сәнгать осталары исә жуковскийлыларга аның бар нечкәлекләрен күрсәтергә омтылдылар. Хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе, күркәм гадәт буенча, Жуковский шәһәренең үзәгендә урнашкан Хезмәт һәм ял паркында оештырылды. Нәкъ биредә узучы Сабантуйга Мәскәү асты шәһәрләре: Люберцы, Коломна, Дубна һ.б. төбәкләрдә гомер итүче татарлар җыела. Ә гомумән алганда, бәйрәмдә 5 меңгә якын төрле милләт вәкиле күңел ача. Билгеле, агымдагы елда Сабантуй оештырылышына саллы гына өлешен Мамадыш районы кертте. Меңгә якын километр араны узып килгән дистәләгән талантлар сәхнә дилбегәсен дә нык тоттылар. Бәйрәмдә якташларыбыз Миңгол Галиев, Валерий Шрыков, Фәннүр Нәҗипов, Гөлсирин Абдуллина һәм башка башкаручыларның җыр-моңнары табигать иркенә таралды. Алар тарафыннан тәкъдим ителгән тамашаны таң калып күзәткән Жуковский шәһәре мэры Андрей Павлович Войтюк та соклануын белдерми булдыра алмады. "Мамадыш районы ярдәме белән без даныбызны еракларга таныта алдык. Әлеге гаҗәеп матур бәйрәм якын тирәдә урнашкан күп кенә шәһәр халкын берләштерде. Халыклар көнкүрешен чагылдыручы ишегалды исә мине балачакка дәште. Мин үзем тумышым белән Украинадан. Безнең якларда да шундый ук чигү алымнарын, кәрҗин үрү технологиясен кулланалар. Бу кабат "без барыбыз да бер гаилә" икәнлекне дәлилли",- дип шәрехләде мэр. Дөрестән дә, ишегалды күпләрне үз янына магнит сыман көй-моңнары, дәртле биюләре, хуш исле чәк-чәкләре белән җәлеп итте. Жуковский шәһәрендә моннан бик күп еллар элек килеп төпләнгән милләттәшләребез йөрәк дәртен йөгәнли алмыйча сәхнә түренә менеп үзләренчә биеп тә күрсәттеләр. Шул арада кемдер җирле үзбәкләр әзерләгән пылаудан, өчпочмактан да авыз итеп килде. Бер тәлинкә пылауның бәясе 350 сумнан, бер пәрәмәч 50 сумнан сатылды. Әлбәттә бәяләр мәскәүләрчә... Ә Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте тәкъдим иткән сәүдә рәтләрендәге бәяләр халыкның йөрәгенә сары май булып яткандыр, мөгаен. Бәяләрдәге аерма җир белән күк арасы. Кемнән генә сорашсаң да, күпләр Сабантуй бәйрәменең үзәге-татарча көрәш дияр. Күркәм гадәт буенча биредәге келәмгә дә беренче булып малайлар, яшүсмерләр чыктылар. Уңыш бу юлы әле генә келәмгә кайткан Мамадыш Сабантуе батыры Әнәс Кәримуллин яклы булмады. Бәлки келәмдә билбаулы көрәш алымнарын куллану комачау иткәндер, анысы безгә билгесез. Аның каравы райондашыбыз, 9 тапкыр төрле Сабантуйлар батыры булган Ирек Шәрәфиев икенче урынга лаек булды. Мәйдан уртасында асыл ир затлары бил алышса, мәйданнан читтә милли уеннар гөрләде. Бары Сабантуй көнендә генә кашыкка йомырка салып йөгерүче, бау тартышучы, катыктан тәңкә эзләүче Жуковский баласын күрергә мөмкин иде. Шунысы кызык, алар безнең "ут борчаларын"нан аермалы буларак, бушка да йөгереп йөрергә әзер иделәр. Әмма, нишләмәк кирәк, уеннарда катнашучы кыюларга бүләкләр, һәвәскәр уенчыларга бирелгән жетоннарны искә алмаганда, дөрестән дә, каралмаган булып чыкты. Сабан туе-хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе. Шул туйны һәр кешенең күңеле үзенчә көтеп ала. Әлеге чара мәскәүлеләр күңелендә озак саклансын өчен Мамадыш районы хакимияте күп көч сарыф итте. Моны Россия Федерациясендә Татарстанның вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Илдар Мөхәммәдьяров та искәртеп узды. "Моңа кадәр Сабантуй Нагинск, Орехово-Зуево шәһәрләрендә үтте. Ләкин болай ук күңелле булмаган иде. Татарстан исеменнән чыгыш ясаган, халыкка бәйрәм бүләк иткән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендәге делегациягә зур рәхмәт",-диде ул. Өстәвенә, Жуковский шәһәре мэры Андрей Войтюк, Мамадыш районы белән хезмәттәшлек моның белән генә төгәлләнмәячәк, дип ассызыклады. "Безнең әле бергә тормышка ашырасы максатлар байтак",-диде ул сәхнә түреннән. Р.S. Миңа Сабантуйга ике көн кала Жуковский шәһәренә килергә туры килде. Иренмичә түбәндәге сораулар белән биредәге халык арасында сораштыру уздырырга булдым: "Нинди бәйрәм ул Сабантуй?", "Сездә Сабантуй кайчан буласын беләсезме?". Нәтиҗәдә шунысы ачыкланды: Мәскәүлеләр бәйрәм белән таныш, ләкин алар аның тиздән Жуковский шәһәрендә буласы турында хәбәрдар түгел иделәр. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки Сабан туе турындагы белдерү нибары интернет сайтка гына урнаштырылган икән. Мин исә ашкына-ашкына А4 форматта белдерү кәгазьләре ясап, аларны подъездларга ябыштырып чыктым. Шул рәвешле бәйрәмнең күңелле узуына кечкенә генә булса да үз өлешемне керттем.

Реклама

Айгөл Әхмәтшина тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: