Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чия башында Җәйге Микула

Авылыбыздан төрле төбәкләргә киткән кешеләр 22 май көнне туган ягыбызга әйләнеп кайталар. Җәйге Микула бәйрәменә! Табигатьнең агачлар яфрак ярган, чәчәк аткан матур бер мизгелендә искиткеч күркәм бәйрәм-Җәйге Микула билгеләп үтелә. Бу изге көн, мактаулы бәйрәмнәрдән санала. Чиркәүгә атакай килә. Авылның динле карчыклары Феодосия Федотова, Мария Иванова авыл халкын чиркәүгә җыеп...

Авылыбыздан төрле төбәкләргә киткән кешеләр 22 май көнне туган ягыбызга әйләнеп кайталар. Җәйге Микула бәйрәменә! Табигатьнең агачлар яфрак ярган, чәчәк аткан матур бер мизгелендә искиткеч күркәм бәйрәм-Җәйге Микула билгеләп үтелә. Бу изге көн, мактаулы бәйрәмнәрдән санала. Чиркәүгә атакай килә. Авылның динле карчыклары Феодосия Федотова, Мария Иванова авыл халкын чиркәүгә җыеп бергәләп келәү итәләр, үлеләрне искә алып шәм яндыралар. Яше-карты зиратка агыла. Бу көнне нинди генә ризык пешерелми. Пирогларның ниндие генә юк - бәрәңгенеке, алманыкы, кәбестәнеке, гөмбәнеке дисеңме, алма-җиләк салынганнарымы - җаның кайсысын тели - авыз ит. Үлеләрне искә алып, аларның кабер өсләренә дә тәм-томнар тараталар. Бу үлеләргә хәер бирү дип атала. Туганнар кич жыелып табын артында да утыралар, ахирәткә киткәннәрне искә алалар. Авыл зиратының тимер рәшәткә белән әйләндереп алынуы-һәммәбезгә сөенечле хәл. Алар бик тузган иде. Моңа хөкүмәтебез акча житкерә алмавын авыл халкы аңлый. Шуңа күрә кем күпме бирә ала, көчләреннән килгәнчә, халыктан акча жыйганнар. Феодосия апа акчаларны җирле үзидарәгә тапшырган. Зират коймасын ремонтлауга 141021 сум акча тотылган. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов-динне хөрмәт итә торган кеше, авылда милли бәйрәмнәрне оештыруга зур өлеш кертә. Авылдашыбыз Сергей Поляков Чиябашы чиркәвен төзекләндерү өчен шактый сумма акча керткән. Халкыбызның шундый милләтпәрвәр уллары, кызлары булганда, гореф-гадәтләрне, динебезне саклыйбыз, матур итеп яшибез, мирасны киләчәк буыннарга тапшырабыз әле!

Анастасия Соловьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев