Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чисталыкка игътибар арта

Агымдагы елда экологик чисталыкка аеруча игътибар биреләчәк. Билгеле булганча, 2013 ел Россиядә Президент Указы белән Әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. ТР Министрлар Кабинетында шуңа багышланган матбугат очрашуында ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров республикада әлеге ел кысаларында узачак чаралар белән таныштырды. Быел табигатьне саклау белән шөгыльләнүче...

Агымдагы елда экологик чисталыкка аеруча игътибар биреләчәк. Билгеле булганча, 2013 ел Россиядә Президент Указы белән Әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. ТР Министрлар Кабинетында шуңа багышланган матбугат очрашуында ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров республикада әлеге ел кысаларында узачак чаралар белән таныштырды. Быел табигатьне саклау белән шөгыльләнүче оешмаларга әйләнә-тирә мохиткә булган тискәре йогынтыны киметүгә юнәлтелгән чаралар уздыруга башка министрлыклар, халык һәм иҗтимагый оешмаларны җәлеп итүгә, мониторинг системасын нәтиҗәле эшләтүгә һәм халыкны агартуга игътибар бирү сорала. Аерым алганда, Татарстан мәктәпләрендә "Чисталык дәресләре" уздыру көтелә. Мондый дәресләрне кварталга бер тапкыр уздырырга ниятлиләр. Беренчеләре бу атнаның чәршәмбемендә үтте. Моннан тыш, ел кысаларында республика балалары һәм яшьләре катнашындагы экология оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләренең "Ел лидеры - 2013" бәйгесен уздыру көтелә. Шулай ук "Яшел мәктәп" проекты кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы белгечләре белән берлектә мәктәп яны территорияләрен яшелләндерәчәк, агачлар һәм куаклар утыртачак, ланшафт дизайны элементларын үзләштерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев