Нократ

Чисталык үзебездән тора

Үткән атна сишәмбесендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында җөмһүриятебез Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының коллегиясе узды. Анда 2012нче елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, алда торган бурычлар турында сөйләнде. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Төп доклад белән чыгыш ясаган министр Артем Сидоров былтыр предприятиеләрне комплексы тикшерүнең уңай нәтиҗәләр бирүен ассызыклап үтте. "Табигатькә сакчыл карау эре...

Үткән атна сишәмбесендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында җөмһүриятебез Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының коллегиясе узды. Анда 2012нче елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, алда торган бурычлар турында сөйләнде.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Төп доклад белән чыгыш ясаган министр Артем Сидоров былтыр предприятиеләрне комплексы тикшерүнең уңай нәтиҗәләр бирүен ассызыклап үтте. "Табигатькә сакчыл карау эре сәнәгать һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда мәҗбүри факторларның берсе булып тора," - диде. Бүгенге көндә атмосфера һавасы торышы мониторингының берләшкән системасын актив үсүенә дә игътибарны юнәлтте ул. Ләкин бу гына җитми. Агымдагы елда предприятиеләр белән берлектә локаль мониторинг системасын булдыру, һаваның торышын анализлаучы датчикларны предприятиеләрнең калдыкларны чыгаручы чыганакларына урнаштыру күз уңында тотыла. Соңгылары үзвакытында атмосфераның хәлен реаль вакыт режимында һәм экологиянең бозылуын оператив төстә белергә ярдәм итәчәкләр. Бу шәһәребездәге эре предприятиеләрне дә читләтеп узмаячак.

Тагын бер проблема - транспорттан чыккан пычрак матдәләрнең һаваны бозуы. Аны хәл итү өчен министрлык ике юнәлештә эш алып барачак. Беренчесе ягулык салу станцияләрен бензин парларын рекуперацияләү системалары белән 2020нче елга чаклы тулысынча тәэмин итү булса, икенчесе - автомашиналардан чыккан төтеннең токсиклыгы нормаларын арттырган өчен административ санкцияләрне көчәйтү. Сөйләшүдә су ресурсларын саклауга да җитди игътибар бирелде. Министр әйтүенчә, юынтык сулар белән су объектларына пычрак матдәләр эләгү республикабыз буенча 15 процентка кимесә дә, иркен суларга кирәкми. Мәгълүм булганча, сулыкларны иң күп пычратучы булып сәнәгать предприятиеләре кала.

Бу мәсьәләдә районыбызда шактый эшләр башкарылды. Узган ел "Вамин" ачык акционерлык җәмгыятенең "Мамадыш сыр-май комбинаты" филиалы чистарту корылмаларына, артезиан скважиналарга ярты миллион сумнан артык суммага агымдагы ремонт үткәргән. Квартал саен токсиклыкка анализлар, юынтык суларга аналитик конторль үткәрелә. "Татспиртпром" ААҖнең "Мамадыш спирт заводы" филиалы да чистарту корылмаларын даими төстә контрольдә тота. Узган ел предприятие 200 мең сумнан артыкка табигатьне саклау буенча чаралар күргән. Торак пунктларында көнкүреш полигоннары төзү буенча төбәгебездә шактый эшләр башкарылды. Кызганычка каршы, әле халык һаман да авыллар, шәһәр тирәсендә елга-ерганакларга чүп, көнкүреш калдыклары ташлауны дәвам итәләр. Бу кимчелекләрне бетерү өчен аларга экологик культура җитенкерәми әле. Без чисталыкның үзебезнең эш-гамәлләребезгә бәйле икәнен исебездән чыгармасак иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: