Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чисталык йөрәккә якынрак

Зур Өске авылында: "Тыкрыкларның кирәге юк,"-дип уйлый башлаганнар. Административ комиссия авыл җирлекләре буенча үзенең рейдларын дәвам итә. Аның чираттагысы сишәмбе көнне Тәкәнеш зонасы авылларына үткәрелде. Дүсмәт авылына җитүгә үк, комиссия әгъзалары игътибарын машина-трактор паркы коймасы янында таралып ятучы чүпләр җәлеп итте. Чып-чын чүплек ясаганнар анда. Тимер-томыр да, иске тәгәрмәчләр дә,...

Зур Өске авылында: "Тыкрыкларның кирәге юк,"-дип уйлый башлаганнар. Административ комиссия авыл җирлекләре буенча үзенең рейдларын дәвам итә. Аның чираттагысы сишәмбе көнне Тәкәнеш зонасы авылларына үткәрелде. Дүсмәт авылына җитүгә үк, комиссия әгъзалары игътибарын машина-трактор паркы коймасы янында таралып ятучы чүпләр җәлеп итте. Чып-чын чүплек ясаганнар анда. Тимер-томыр да, иске тәгәрмәчләр дә, май фильтрлары да, төрле сулар һәм сыра шешәләре дә тотып атканнар. Аларның гаражлардан чыгарылганына шикләнмәскә дә мөмкин.

Республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама алды территориаль идарәсе баш белгече Николай Каишев парк мөдиренә беркетмә тутырырга мәҗбүр булды. Элекке елларда чыгуыбызда Комазан башындагы кайбер йортлар каршында тәртипсезлек хөкем сөрүе гайрәтне чигергән иде. Быел биредә хәл уңай якка үзгәргән. Урамнар чистарган. Халык йортлары янын җыештыра. Шушы араларда гына зиратларында да өмә үткәргәннәр. Чүпләрен койма буена ташып куйганнар. -Трактор арбасына төяп полигонга илтәчәкбез,-ди авыл җирлеге башлыгы Вәсил Вагыйзов. Комиссия чираттагы тукталышын Зур Өске авылының уртасында ясаган иде.

Тукталуыбыз юкка булмаган икән. Анда-яр буенда чып-чын чүплек оештырганнар. Сүз дә юк, аларны шул тирәләрдә яшәүчеләр генә түгел, урамның ике башыннан да китереп аударганнар. Гөлфидә апа Газизованың өй каршындагы кечкенә бакчасында шау чәчәктә утыручы тюльпаннарны күреп сокланган идек. Әмма аның да бакча башында корган алмагач ботаклары ята. Игътибар беләнрәк карасак, канализация торбасы да яр ягына чыгып тора. Суфия Гатина белән икесе арасында элек тыкрык булган. Аны койма белән ябып куйганнар. Гатиналарның койма буйларына да, берничә урынга, чүп тотып атканнар. Боларын инде урамның икенче башларыннан китереп аудармаганнар. Рәсүл Заһидуллинга да беркетмәләр тутырылды. Аның хуҗалыгы янәшәсендәге тыкрыкка да киртә тотылган. Элекке тыкрыкта тимер мичкә, утыннары, иске агачлар тора. Ул да мунчасыннан канализация торбасын тыкрык ягына чыгарган. Комиссия рейдларын Шәдче, Кирмән, Усали зоналарына, Мамадыш буенча да үткәрәчәк. Графиклары муниципаль район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан расланган. Халыкка бер генә киңәш бирәсе килә: капка төпләрен ешрак җыештырып торсыннар иде. Бакчага чокыр казып, чүпләрне шунда ташлап барырга мөмкин. Төзелеш башлагансың икән, материалларыңны вакытлыча урамга урнаштырып торырга авыл җирлекләреннән белешмә алсаң, берәү дә беркетмә тутырмаячак һәм штраф салмаячак. Урамга ташланган чүпләрдән чир дә таралырга мөмкин бит.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев