Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чишмәләрдән илһам алып

Район үзәк китапханәсендә һәр атнаның пәнҗешәмбесе көнне, көндезге сәгать 3тә Әдәбият елына багышланган кичәләр уза. Алар рус әдәбияты классикларына да, күренекле татар әдипләренә дә, җирле шагыйрьләребез һәм язучыларыбызга да, үзләре өчен генә каләм тибрәтүчеләргә дә багышланачак. Чираттагы кичәгә кунак итеп Мамадышта яшәп иҗат итүче журналист һәм прозаик, районның "Агымсу" әдәби-иҗат...

Район үзәк китапханәсендә һәр атнаның пәнҗешәмбесе көнне, көндезге сәгать 3тә Әдәбият елына багышланган кичәләр уза.
Алар рус әдәбияты классикларына да, күренекле татар әдипләренә дә, җирле шагыйрьләребез һәм язучыларыбызга да, үзләре өчен генә каләм тибрәтүчеләргә дә багышланачак.
Чираттагы кичәгә кунак итеп Мамадышта яшәп иҗат итүче журналист һәм прозаик, районның "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вәрис Гали чакырылган иде. Шәһәр мәктәпләре укучылары һәм китапханәгә йөрүчеләр аның тормыш һәм иҗат юлы, китаплары белән таныштырылдылар. Шигырьләре, хикәяләреннән өзекләр яңгырады. Тамашачылар игътибарына "Вәрис Галине беләсезме?" дигән кроссворд та тәкъдим ителде. Яшь җырчы Илүзә Ибраһимованың чыгышлары кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Язучы үзе дә укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. "Мондый очрашулар үзегезнең дә күңелегездә иҗатка омтылыш уятмый калмас.
Чираттагы очрашуыбызны озак еллар район газетасында эшләгән, үзе дә шигырьләр язучы, берничәсе көйгә дә салынган Илгизә Нәзировага багышлыйбыз,"-диде район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты Лилия Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев