Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чишмәләр дә бездә шигырь сөйли

Шаһинур Мостафин да, Вәрис Гали дә - туган якларыннан көч, илһам алып яшәүче һәм иҗат итүче әдипләр. Мамадыш төбәге һәм аның кешеләре икесе иҗатында да - үзәктә. Олы иҗат мәйданына юлны "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсеннән, хезмәт эшчәнлеген районыбыз газетасы редакциясеннән башлаган Шаһинур Мостафин бүген Татарстан күләмендә танылган язучы-эзтабар һәм әдип. Әсәрләре...

Шаһинур Мостафин да, Вәрис Гали дә - туган якларыннан көч, илһам алып яшәүче һәм иҗат итүче әдипләр. Мамадыш төбәге һәм аның кешеләре икесе иҗатында да - үзәктә.
Олы иҗат мәйданына юлны "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсеннән, хезмәт эшчәнлеген районыбыз газетасы редакциясеннән башлаган Шаһинур Мостафин бүген Татарстан күләмендә танылган язучы-эзтабар һәм әдип. Әсәрләре өчен күп кенә мәртәбәле премияләргә лаек булды, шәрәфле академик исемнәре алды. Каләмдәшебез Вәрис Гали унҗиде ел инде җәмәгать тәртибендә районыбыздагы әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкләп, төбәгебездәге талантларны барлау юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара, үзе дә актив иҗат белән шөгыльләнә. Күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында "Бөркет тау" исемле чираттагы китабы дөнья күрде. Шушы араларда гына район үзәк китапханәсе Мамадыш мәдәният йортында үткәргән әдәби очрашу Шаһинур Мостафинның тууына 65 ел тулуга, Вәрис Галинең әлеге хикәяләр җыентыгын тәкъдир итүгә багышланган иде. Анда ике әдипнең дә иҗатларына югары бәя бирелде; шигырьләре, хикәяләреннән өзекләр укылды, җырлары яңгырады. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, яшь буынны тәрбияләү өлкәсендәге эшчәнлекләрен югары бәяләп:
-Сез балаларга гомерләре буе онытылмаслык якты очрашулар бүләк итәсез,-диде.
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең "Нократ" мәгълүмат-матбугат филиалы директоры Светлана Ханова, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Шәрифуллина, шагыйрь Рафаил Газизов, Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов та аларга иң җылы сүзләрен, теләкләрен ирештерделәр.
-Шаһинур Мостафин кебек архивларда утырып сугыш каһарманннарының батырлыкларын өйрәнгән, аларны ил күләмендә күтәреп чыккан язучылар һәм шагыйрьләр юк дәрәҗәсендә. Вәрис Галинең дә иҗади мөмкинлекләре гаять югары, тормышны бизәмичә сурәтли,-диде Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Вахит Имамов. Аларга җылы теләкләрен Чаллыдан якташыбыз, язучы һәм журналист Мансур Сафин белән мәзәкләр остасы Фәнис Нуретдинов та җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев