Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чернобыль алмалары онытылмый

Бүген Россия радиация һәлакәтендә корбан булучыларны искә ала. 1986нчы елның 26нчы апрелендә Чернобыль АЭС дөньядагы иң зур катастрофаларның берсе искәртелә. Әлеге трагедиядә һәлак булучыларны Мамадышта да искә алдылар. Шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда "Чернобыль- кара авыру" дип исемләнгән чара үтте. Радиация һәлакәтен ликвидацияләүдә катнашучылар белән очрашуга Красногорка мәктәбе һәм 87нче...

Бүген Россия радиация һәлакәтендә корбан булучыларны искә ала. 1986нчы елның 26нчы апрелендә Чернобыль АЭС дөньядагы иң зур катастрофаларның берсе искәртелә. Әлеге трагедиядә һәлак булучыларны Мамадышта да искә алдылар. Шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда "Чернобыль- кара авыру" дип исемләнгән чара үтте.

Радиация һәлакәтен ликвидацияләүдә катнашучылар белән очрашуга Красногорка мәктәбе һәм 87нче санлы ҺК укучылары килгән иде. Коточкыч вакыйганың шаһитлары авариянең сәбәпләре, ул китереп чыгарган проблемалар хакында сөйләделәр. Ул көнне Чернобыль АЭС атмосферага якынча 190 тонна радиоактив матдәләр чыккан. Алар әйләнә-тирәгә ике атнага сузылган янгын нәтиҗәсендә тарала. Чернобыльдә яшәүчеләр Хиросимадагы атом бомбасы шартлау белән чагыштырганда, 90 тапкыр күбрәк нурланыш алалар.
Мамадыш ликвидаторлары бүген ул вакыттагы могҗиза-җиләкләр, 3 көннән дә артык эшли алмаган көнкүреш техникалары хакында елмаеп сөйләделәр.
Биредә кемнеңдер җавапсызлыгы аркасында корбан булганнарны да искә алдылар.
Бүген чернобыльчеләр истәлегенә шәһәр үзәгендә митинг та үтте. Аның хакында хәбәрләрнең чираттагы чыгарылышында сөйләрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X