Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өч гаиләгә "Ана капиталы" сертификатлары бирелде

Районыбызның тагын 3 гаиләсе "Ана капиталы" сертификатларына ия булды. Күркәм традиция буенча белешмәләр шәһәребезнең гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә оештырылды. Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, РФ Пенсия фонды идарәсенең Мамадыш районы бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Хәсәнов катнаштылар. Бүгенге көндә ана капиталы күләме 408 960 сум 50 тиенне...

Районыбызның тагын 3 гаиләсе "Ана капиталы" сертификатларына ия булды. Күркәм традиция буенча белешмәләр шәһәребезнең гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә оештырылды. Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, РФ Пенсия фонды идарәсенең Мамадыш районы бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Хәсәнов катнаштылар. Бүгенге көндә ана капиталы күләме 408 960 сум 50 тиенне тәшкил итә. Гаиләләргә ярдәм итүнең бу формасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле Россия Хөкүмәте тарафыннан түләнгән ярдәм күләме 64 процентка арткан (2007 елда ул 250 мең сум иде).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев