Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бюджет кәрҗине тулы булыр

21нче ноябрь-Россия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне. 1991нче елда, ягъни моннан 17 ел элек Россия Федерациясендә Салым хезмәте оештырыла. 2000нче елдан Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә салым органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. 21 ел дәверендә салым инспекциясендә күп кенә үзгәрешләр булды. Структура, салым түләүчеләрнең карашлары да үзгәрде, 2005нче елның 1нче...

21нче ноябрь-Россия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне.

1991нче елда, ягъни моннан 17 ел элек Россия Федерациясендә Салым хезмәте оештырыла. 2000нче елдан Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә салым органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. 21 ел дәверендә салым инспекциясендә күп кенә үзгәрешләр булды. Структура, салым түләүчеләрнең карашлары да үзгәрде, 2005нче елның 1нче февраленә кадәр район салым инспекциясе мөстәкыйль оешма булып саналды. Бүген ул Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы районара инспекциясенең Мамадыш территориаль бүлеге буларак эшчәнлек алып бара. Наилә Зарипова җитәкләгән әлеге бүлектә 3 хезмәткәр эшли: баш инспектор Любовь Звездина, өлкән инспектор Наталья Мартынова. Бүлек буларак кына яшәсә дә, юридик һәм физик затлар тарафыннан хисаплар, декларация-отчетлар бирегә тапшырыла, салым хезм-әте тарафыннан башкарылучы барлык дәүләт хезмәтләре дә биредә күрсәтелә. Инспекция 659 юридик һәм 45005 физик затка хезмәт күрсәтә, шуларның 1017се эшмәкәр. Хезмәтебезнең төп максаты булып салым җыемнарын бюджетның барлык дәрәҗәләренә түләүне арттыру, вакытында түләнмәгән салымнарның күләмен киметү буенча реаль булган һәм контроль эш методларын тагын да камилләштерү һәм бергә туплауга юнәлтү тора. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтеп үтәсе килә, оешма-предприятиеләр, хуҗалыклар салымны никадәр тизрәк, үзвакытында түләп барсалар, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләре шулкадәр җиңелрәк яшиләр. Агымдагы елның ун аенда Мамадыш районы буенча җәмгысе жирле бюджетка 134,2 миллион сум җыелырга тиеш булып, күрсәткеч 153,7 миллион сум тәшкил итте, яки үтәлеш 115 процент. Җирле бюджетка керүче салымнарның төп өлешен физик затларның керемнәренә булган салым тәшкил итә. Районыбыз салымчылары башка оешма-предприятиеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең дә югарыда телгә алынганнардан үрнәк алып эшләүләренә өметләнәләр. Шул чакта гына бюджет кәрҗиннәре акча белән тулы булыр. Һәркемнең, шуны аңлап бердәм эшләве зарур. Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан салым хезмәткәрләренә һәм ветераннарына, салым түләүчеләргә ихлас котлауларны һәм изге теләкләрне юллыйбыз. Сезгә һәм якыннарыгызга шушы авыр да, катлаулы да хезмәт юлыгызда ышанычлы юлдашлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, алдагы көннәрдә уңышлар гына телибез. Сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел байлыгы, муллык һәм бәхет сезнең белән бергә булсын.

МУЛЛАНУР МИННЕБАЕВ,

Татарстан Республикасы буенча 10нчы санлы районара Россия Федераль салым инспекциясенең начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев