Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәмнәрдән эш көннәренә

Июньнең үткән көннәрендә Мамадыш районы явым-төшем буенча республикада беренче бишлеккә керде. Яңа уңышка яхшы нигез бу. Ләкин барысы да табигать һәм һава торышына гына бәйле түгел шул. Светлана Ханова "Басуларны чүп үләннәрдән чистартуга җаваплырак якын килергә вакыт,"-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйлов оешма-предприятиеләрнең гомуми район киңәшмәсендә....

Июньнең үткән көннәрендә Мамадыш районы явым-төшем буенча республикада беренче бишлеккә керде. Яңа уңышка яхшы нигез бу. Ләкин барысы да табигать һәм һава торышына гына бәйле түгел шул. Светлана Ханова "Басуларны чүп үләннәрдән чистартуга җаваплырак якын килергә вакыт,"-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйлов оешма-предприятиеләрнең гомуми район киңәшмәсендә. Бу эштә "Чулман-Агро", "Омар", "Шакирҗанова", "Семиозерка" хуҗалыкларына бигрәк тә активлашу сорала. Бүгеннән икътисадый зона җитәкчеләре, идарә белгечләреннән гыйбарәт комиссия аерым маршрут белән йөреп, башкарылган эшләрне бәялиячәк. Быелгы җәйдә районыбызда күпьеллыклар 15 мең гектар мәйданда чабылачак. Сенаж салуга әлегә бер генә хуҗалык-"Продпрограмма" АПКсы гына керешкән. Райондагы 33 сенаж траншеясы азык кабул итәргә әзер түгел. Маллар өчен себерке һәм дару үләннәре әзерләү шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләре җилкәсендә. Тик бүгенге көнгә планның 10 проценты гына үтәлгән. "Җиткерелгән биремнәрне тизләтү сорала,"-дип мөрәҗәгать итте муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов киңәшмәдәгеләргә. Ул су сиптерү җайланмалары була торып та, алардан тиешенчә файдаланмаган мәктәпләрнең эшеннән канәгатьсезлеген белдерде. "Эшлекле чәршәмбе"дә сүз гел негатив күренешләр турында гына бармады әлбәттә. Күңелле мизгелләр дә күп булды. Шуларның берсе-августта районыбызда үтәчәк педагогик конференция кысаларында республика бюджетыннан күрсәтеләчәк финанс ярдәме. Шәһәребезне төзекләндерүгә бүленгән 70 миллион сум акча күп эшләр башкарырга мөмкинлек тудыра. Планета буйлап Сабантуй горур атлый. 16нчы июньдә Мордовиянең Лямбир районында узачак бәйрәмгә Татарстан исеменнән райондашларыбыз делегациясе икенче ел рәттән юл тотачак. Җитәкчеләрне агымдагы айда алда торган чаралар исемлеге белән дә таныштырдылар. Инвалидларның Хәтер һәм матәм көненә багышланган спорт фестивале, "Зәңгәр шхуна" йөзмә лагерен ачу, футбол буенча шәһәр чемпионаты һәм башка чаралар һәркемгә кызыклы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X