Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәмнәр гөрләп узды

Яңа елда шәһәребез оешма-предприятиеләре, учреждениеләре Мамадыш халкы өчен бәйрәм тамашаларын күңелле үткәрделәр. Әлеге конкурс нәтиҗәләре белән танышыгыз. БЕРЕНЧЕ УРЫНДА-4нче гыйнварда чыгыш ясап, Америкача Яңа ел күрсәткән Красная Горка мәктәбе, "ТАТМЕДИА" ААҖенең "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат филиалы, финанс-бюджет палатасы, федераль казначылык бүлекчәсе, казначылык департаментының территориаль бүлекчәсе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, ИП...

Яңа елда шәһәребез оешма-предприятиеләре, учреждениеләре Мамадыш халкы өчен бәйрәм тамашаларын күңелле үткәрделәр. Әлеге конкурс нәтиҗәләре белән танышыгыз.

БЕРЕНЧЕ УРЫНДА-4нче гыйнварда чыгыш ясап, Америкача Яңа ел күрсәткән Красная Горка мәктәбе, "ТАТМЕДИА" ААҖенең "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат филиалы, финанс-бюджет палатасы, федераль казначылык бүлекчәсе, казначылык департаментының территориаль бүлекчәсе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, ИП Мотыйгуллин, "Мамадыш ЖКУ" ҖЧҖе, идарәче компания, "Бердәм исәп-хисап үзәге", орлыкчылык инспекциясе, Красная Горка балалар бакчасы, "Өмет" реабилитацияләү приюты, "Апрель М", "БИОС" аптека ҖЧҖләр, "Тандер" ЯАҖ "Магнит" кибете, Ф.Р.Гыйззәтуллин "Запчасти", Н.Ф.Сәләхова "Чәчәкләр", Л.Г.Шабанова "Ваш дом" кибетләре.

ИКЕНЧЕ УРЫНДА 28нче декабрьдә чыгыш ясап, Японча Яңа ел күрсәткән 2нче санлы лицей, суд приставлары, "Төзүсервис" ЯАҖ, "Мамадышурман", Мамадыш урманчылыгы, "Мамадыш водоканал" ААҖ, "ВАМИН-Татарстан" ААҖнең "Мамадыш икмәк кабул итү предприятиесе" филиалы, 34нче санлы даруханә, "Наско" иминият компаниясе, "Әкият", "Ләйсән" балалар бакчалары, "Грин Тек" "Казанские аптеки", "Пекин", "ТД"Дуслык" ҖЧҖләр, "Тәмле", И.М.Әхмәтов "Березка", Л.М.Руднева "Гармония", И.Ф.Хаҗиев "Аргамак" кибетләре;

3нче гыйнварда Һиндларның Яңа елын уздырган 4нче санлы мәктәп, РайПО, ГО һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча идарә, ТР буенча "Роспотребнадзор" ТОУ, "Таттелеком" АҖ РУЭС, НЗУЭС, "Татарстан почтасы" ААҖе РУПС, хәрби комиссариат,"Алабугагаз" РЭГС ЭПУ, "Мамадышгазстрой" ҖЧҖ, "Бәләкәч" балалар бакчасы, "Близнецы", "Венера", "Пегас" ҖЧҖләр, "ДОМОТЕХ", Р.М.Болгарова "Все для ремонта", Г.Г.Мальцева "Кристина", В.Н.Сәйфетдинова "Эльвира" кибетләре.

ӨЧЕНЧЕ УРЫНДА-5нче гыйнварда татарча Яңа ел бүләк иткән махсус коррекцияләү-торак мәктәбе, Пенсия фонды идарәсе, "Вамин"ның сыр-май комбинаты филиалы, "Мелиорация" ПМКсы, "Ак Барс" банкы филиалы, "Росгосстрах-Татарстан" һәм "Чулпан" иминият компанияләре, "УПТК", "Татавтодор" филиалы, "Юлчы" ҖЧҖ, "Төзү-Чибис-М" ҖЧҖ, эчке эшләр бүлеге, музей, "Диләрә" ҖЧҖ, "Радуга" ҖЧҖ, "Эльдорадо" ҖЧҖ, Р.В.Галиеваның "Хуҗалык товарлары", И.М.Камаловның "Запчасти", В.И.Смолюкның "Метелица" кибетләре;

6нчы гыйнварда русча Яңа ел күрсәткән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, район үзәк хастаханәсе, "Татнефтепродукт" филиалы, саклык банкының һәм "Россельхозбанк"ның өстәмә офислары, балык заводы, мәшгульлек үзәге, "Энергосбыт", "Миләшкәй", "Энҗе" балалар бакчалары, "Арарат М" ҖЧҖ, "Вятка-главснаб" ҖЧҖ, "Пирамида" ҖЧҖ, М.Ш.Вәлиевның "Тамчы", Р.М.Нигъмәтуллинның Нурислам", Г.Г. Хәсәншинаның "Энҗе" кибетләре. Җиңүче коллективлар муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

30нчы декабрьдә һәм 2нче гыйнварда чыгыш ясаган коллективлар да Рәхмәт хатлары һәм премияләр белән билгеләп үтелделәр. Яңа ел чыгышларын оештыруда актив катнашуы өчен район мәдәният бүлегенә дә Рәхмәт хаты белән махсус премия тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев