Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм кәефен кырмыйк

Яңа ел-ут-күз чыгу куркынычы яный торган бәйрәм. Россиядә ул "пиротехник корбаннардан" башка узмый. АЛЕКСАНДР КЛИНОВ, ТР буенча Россия УНД ГУ МЧСның Мамадыш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе инспекторы 2009нчы елның декабрендә Пермь шәһәрендәге "Аксак ат" клубында булган фаҗига "утлы шоу" оештыручыларның тупас ялгышлыклары аркасында килеп чыга. Мамадышта һәм районда әлеге...

Яңа ел-ут-күз чыгу куркынычы яный торган бәйрәм. Россиядә ул "пиротехник корбаннардан" башка узмый.

АЛЕКСАНДР КЛИНОВ,

ТР буенча Россия УНД ГУ МЧСның Мамадыш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе инспекторы

2009нчы елның декабрендә Пермь шәһәрендәге "Аксак ат" клубында булган фаҗига "утлы шоу" оештыручыларның тупас ялгышлыклары аркасында килеп чыга. Мамадышта һәм районда әлеге сәбәпләр аркасында янгыннар чыкканы юк. Шулай булуга карамастан, безнең бүлекчә пиротехник әйберләрне сатканда, саклаганда һәм файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең төп таләпләрен искә төшерергә кирәк дип саный. Сату бары тик махсуслаштырылган кибетләрдә, яисә аларның бүлекләрендә генә рөхсәт ителә. Пиротехник эшләнмәләр башка товарлардан аерым, металл шкафларда сакланырга тиешләр. Янучан әйберләрне тәрәзәләре, яисә җилләткеч шахталары булмаган биналарда, җылыту җайланмалары, ачык ут чыганаклары янәшәсендә саклау катгый тыела. Пиротехник әйберләрне сатып алганда аларның инструкцияләре белән танышу комачау итмәс. Ул һәр эшләнмәдә булырга тиеш. Әгәр мәгълүмат рус телендә түгел икән, димәк товар сертификацияләнмәгән. Бу аны сатуга рөхсәт алынмаган дигән сүз. Яраклылык срогына да күз салырга онытмагыз. Пиротехниканы биналар эчендә, торак һәм хуҗалык корылмаларына, Яңа ел чыршыларына якын урыннарда, балконнарда һәм лоджияларда файдалану рөхсәт ителми. Аларны кешеләргә, хайваннарга, транспорт чараларына төбәү дә аяныч тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгән очракта гына кешеләрнең тормышларына, милеккә куркыныч янамаячагын исләреннән чыгармасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев