Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйләнерлек сәбәп булмады

"Азык-төлек программасы АПК" да Дәүләт техник күзәтүе белгечләре техникаларга техник күзәтү үткәргәндә "бәйләнерлек" сәбәп тапмадылар. Николай Михайлов Барлыгы 37 үзйөрешле техника барлык таләпләргә дә җавап бирүе ачыкланды. Әлеге техникаларның өчесен терлек азыгы таратучы, экскаватор һәм төягеч тәшкил итә. Агросәнәгать комплексының ундүрт техникасы Югары Сонда икән. "Алары да төзек, комплектланган, тиешле...

"Азык-төлек программасы АПК" да Дәүләт техник күзәтүе белгечләре техникаларга техник күзәтү үткәргәндә "бәйләнерлек" сәбәп тапмадылар. Николай Михайлов Барлыгы 37 үзйөрешле техника барлык таләпләргә дә җавап бирүе ачыкланды. Әлеге техникаларның өчесен терлек азыгы таратучы, экскаватор һәм төягеч тәшкил итә. Агросәнәгать комплексының ундүрт техникасы Югары Сонда икән. "Алары да төзек, комплектланган, тиешле документлары бар, тракторчылар медицина күзәтүе уздылар, техника белән идарә итәргә рөхсәт бирә торган документларга ияләр," - диде әлеге чараны үткәрүче комиссия җитәкчесе, Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге начальнигы Миннегали Зарипов. Иң мөһиме Түбән Ушмада тракторларга утырыртырга кеше эзләү проблемасы инвестор булып авылдашлары Рифат Мотыйгуллин килгәч, тулысынча хәл ителәгән. Чөнки тир түккән хезмәт кешесе эшләгәненә тиешле акчасын ала. Хуҗалыкның техникалар паркында миңа гомеренең 32 елын тракторда эшләүгә багышлаган Фәрит Абдуллин белән сөйләшергә насыйп булды. "Кем ничек уйлыйдыр, бүген без эшкә күтәренке күңел белән чыгабыз. Чөнки хезмәтебез тиешенчә бәяләнә. Ай саен өйгә "тере акча" кайта. Начар димәс идем. Мин кышын бульдозерлы "ДТ-75" тракторында эшлим: юлларны чистартам, басулардагы салам-печән эскертләренә юл сузам, сенаж-силос базларының өсләрен ачам. Кыш көнендә артык эш юк кебек. Шулай булуга карамастан, хезмәт хакын начар димәс идем," - ди ул. Әңгәмәдәшемне яз көне икенче трактор көтеп тора икән. Ул аның белән язгы кыр эшләре вакытында җир культивацияли, тырмалый. Терлек азыклары хәзерләү чорында исә, сенаж-силос таптатучы "К-700" тракторында смена алыштыручы булып хезмәт куя. Эштән буш вакытларында ул тик торырга яратмый. Тракторын карап чыга, аны һәрвакыт чиста тотарга тырыша. Техник күзәтүне үткәрүчеләр дә аның үзеннән, "корыч айгыр"ыннан бәйләнерлек сәбәпләр тапмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев