Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буыннар әйтер: “Бу плитәләрне 2013нче елда салганнар иде.”

Изге Ксения Римляныни храмында ремонт эшләре дәвам итә. Якын киләчәктә төзүчеләр гранит плитәләр белән идәннәрне каплап бетерергә җыеналар. Җәйге чорда ремонттагы тынлык бүген актив эшчәнлек белән алышынды: кемдер гранитны идәндәге рәсемнәргә туры китереп кисә, икенче берәүләр махсус келәй сылый, плитәләрне ябыштыра, тигезли. Эш кайный! Сигез почмаклы йолдыз гомуми фондагы караңгы...

Изге Ксения Римляныни храмында ремонт эшләре дәвам итә. Якын киләчәктә төзүчеләр гранит плитәләр белән идәннәрне каплап бетерергә җыеналар.

Җәйге чорда ремонттагы тынлык бүген актив эшчәнлек белән алышынды: кемдер гранитны идәндәге рәсемнәргә туры китереп кисә, икенче берәүләр махсус келәй сылый, плитәләрне ябыштыра, тигезли. Эш кайный! Сигез почмаклы йолдыз гомуми фондагы караңгы гранит белән тәңгәл килеп тора. Югары ныклыгы һәм кыршылуга бирешмәүчәнлеге белән табигый таш храм идәннәрен ясаганда башка материалларга алыштыргысыз. Чөнки аны эксплуатацияләүнең чикләнгән вакыты юк (кимендә 100 елга чаклы). Югары авырлыкларга дучар булсалар да гранит идәннәр вакытлар узу белән дә үзләренең матурлыкларын югалтмыйлар. Моннан тыш, аларга әллә ни игътибар да, яңарту да кирәк түгел. Гранит таш буенча тәҗрибәләре булган һөнәр осталары кулына эләккәндә генә могҗизалар тудыра. Алар гына аннан монолит идән ясарга мөмкиннәр. Төзүчеләрнең үз эшләрен яхшы белүләре күзгә ташлана: күп сөйләшмәсләр, әмма рәт артыннан рәт булып мрамор өчпочмаклар һәм квадратлар тудырып кына торалар. Алтарь каршындагы "калкулык" - солея әзер. Стеналар да роспись ясаганнарын көтеп торалар. Алар яңадан шомартылган, тигезләнгән. Кул белән кагылгач, шоп-шома икәнлекләрен тоемларга була.Рәссамнар аларны Андрей Рублев стилендәге - милли рус иконопись стилендәге рәсемнәр белән бизиячәкләр. -Иконостас әзер. Аны Воронеж өлкәсендә ясадылар. Эшләрнең барышын шәхсән үзем күзәтеп тордым, - ди Изге Ксения Римляныни храмы настоятеле протоиерий Дмитрий атакай Морозов. - Аның "гәүдәсе" - кызыл төстә, пасха стилендә сусаль алтын белән эшкәртелгән. Иконалар искеләре кала. Алар пыяла астына рамнарга урнаштырылачак. Чиркәүдәге архиерей троны, паникадило (люстра). Солея тимер челтәр белән әйләндереп алыначак. Иң мөһиме - без иске иконаларны саклап калачакбыз.

Изге Ксения Римляныни храмы прихожаннары тарафыннан Ерак Көнчыгышта су басыдан зыян күрүчеләргә 30 мең сум акча җыеп җибәрелгән. Храм каршында 1998нче елдан бирле балалар өчен ике төркем якшәмбе мәктәбе эшли. Храмда икона лавкасы һәм каравылчылар бүлмәсе яңартылган. Тиешле вакытта службалар һәм требалар уздырыла. Иртәгә храм тагын прихожаннар белән тулачак: Дмитриев ата-анала шимбәсе хөрмәтенә литургия укылачак, Ә 4нче ноябрьдә Казан Божие Анасы хөрмәтенә шундый ук чара уздырылачак.

Наталья Якимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев