Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бушлай сыр–тәбедә

ОРТдан "Пусть говорят" тапшыруы карадым да, кулыма каләм алдым әле. Бу тапшыруда әби-бабайларга алдап-йолдап, төрле приборлар сатучыларны күрсәттеләр. Моннан берничә ел элек булган хәл искә төште. Хәлләрен белешеп чыгыйм дип, күршеләремә кердем. Минем арттан ук олы сумкалар күтәргән егет белән кыз ишек шакыдылар. Үзләренең товарларын и мактыйлар, и мактыйлар, телләре...

ОРТдан "Пусть говорят" тапшыруы карадым да, кулыма каләм алдым әле.
Бу тапшыруда әби-бабайларга алдап-йолдап, төрле приборлар сатучыларны күрсәттеләр. Моннан берничә ел элек булган хәл искә төште. Хәлләрен белешеп чыгыйм дип, күршеләремә кердем. Минем арттан ук олы сумкалар күтәргән егет белән кыз ишек шакыдылар. Үзләренең товарларын и мактыйлар, и мактыйлар, телләре телгә йокмый. Реклама ясарга гаҗәеп остарганнар. Күрше абый авызын ачып тыңлый. Мин инде болар хакында ишеткәнем бар, шуңа күрә, бер-ике сүз каршы әйтүгә, усал итеп миңа карап куйдылар. товарларын өстәлгә чыгарып тезделәр. Бүген аларны "гел бушка" бирә торган акция үткәрәләр икән. Күрше абыйның тәмам күзе кызды. Мин инде тел белән әйтмәсәм дә, кул белән ишарәлим. "Алмагыз!"-дим. Кая ул, күршем ишетергә дә теләми, минем ишарәне күрмәскә тырыша. Шул көнне генә саклык кенәгәсеннән 10 меңнән артык пенсиясен алып кайткан булган. Алар югыйсә, акчаны чутлап кына тотучылар. Яшьләр, рекламаларын сөйләп бетерүгә, әйберләрен тартмалардан чыгарып куя башладылар. "Бушка" бирәсе әйберләре ун мең сумнан артып та китте. Дөрес, күрше апаның күзләре акайды, абый да аптырап калды. Ул арада "чыж-выж" килделәр дә, абый акчасын тегеләргә тоттырды. Яшьләр шул моментта чыгып та киттеләр. Абый аларны капкадан озатып калды. Өйгә кире әйләнеп керүгә, айнып та китте. "Нәрсә эшләдем мин, бу әйберләр нәрсәгә соң миңа?!"-ди. Тегеләр Казандагы адресларын, телефон номерларын калдырып киттеләр, шулай ук, әйберләр ватыла-нитә калса, үзебездәге бер кибеткә мөрәҗәгать итәргә кушып калдырдылар. Имеш, шушы әйберләр хуҗаларына, суыткыч алганда зур ташлама ясалачак икән.
Күрше абый икенче көнне үк шул кибеткә барса, андагы сатучылар, бер нәрсә дә белмибез, безгә аларның катнашы юк, дип, кире борганнар. Алар калдырган телефоннан шалтыратып карый, андый номер юк дигән хәбәр килә моңа.
Андый төянеп йөрүчеләрдән бик сак булырга кирәк. Дөнья хәзер ялганга корылган. Пенсия алабыз дигәч тә, аны бушка бирмиләр, вакытында без хөкүмәткә лаеклы хезмәт иттек.
Флюра Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев