Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычны яндыручы лампочка

Шәһәребез урамнарына яктылыкдиодлы яктырткычлар урнаштырыла башлый. Аларның берсе, тәҗрибә тәртибендә, Гагарин урамында бер ел янып торган иде инде. Ул эшләрнең максаты белән тулырак танышу өчен, әлеге яктырткычларны урнаштыру белән шөгыльләнүче компаниянең Татарстандагы вәкиле Фаиз Сафинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Фаиз Рәисович, шәһәр халкын барыннан да бигрәк әлеге лампаларның өстенлеге...

Шәһәребез урамнарына яктылыкдиодлы яктырткычлар урнаштырыла башлый. Аларның берсе, тәҗрибә тәртибендә, Гагарин урамында бер ел янып торган иде инде. Ул эшләрнең максаты белән тулырак танышу өчен, әлеге яктырткычларны урнаштыру белән шөгыльләнүче компаниянең Татарстандагы вәкиле Фаиз Сафинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Фаиз Рәисович, шәһәр халкын барыннан да бигрәк әлеге лампаларның өстенлеге кызыксындыра. Хәзерге яктырткычлардан алар нәрсәсе белән аерыла соң?

-Шушы араларда гына Мамадыш районы җитәкчелеге белән энергосервислы килешүгә кул куйдык. Моның максаты - электр энергиясен нәтиҗәле куллану, энергиянең нәтиҗәлелеге турындагы федераль законны тормышка ашыру. Бүген без 21нче гасырда яшибез. Заман алга барган саен, энергияне сакчыл куллану ихтыяҗы да алгы планга чыкты. Яктыртуның югары экономияле, техник параметрларга ия булган инновацияле яктылыкдиодлы системасын куллану электр энергиясе чыгымнарын 4-5 тапкыр кыскартырга мөмкинлек бирә. Мамадыш-Татарстандагы аларны кулланышка киң масштабта кертергә карар иткән беренче район әле.

-Монда сезнең үзебезнең Катмыш авылыннан булуыгыз да йогынты ясамый калмагандыр.

-Әлеге яктырткычларны җитештерүче һәм урнаштыручы компаниянең республикабыздагы вәкиле буларак, туган ягыма миннән дә файда тисен, дидем. Әлеге яктырткычлар өчен акчаны бит экономияләнгән акчалар хисабыннан түләп барасы. Бу-махсус программа. Быелның ун аенда Мамадышта урамнарны яктырту өчен 3 млн 200 мең сум түләнгән, ди. Без яңа төр яктырткычларны беренче чиратта Совет, Энгельс, Тукай урамнарына урнаштырачакбыз. Аларны монтажлау белән Мамадыш энергетиклары шөгыльләнәчәк. Нәтиҗәдә күпме акча экономияләнә, шул безнең яктырткычлар өчен түләнәчәк. Гадәттә ике ел ярымда-өч елда тулысынча исәп-хисап ясап бетерәләр. Уйлап карагыз: бөтен яктырткычлар тулысынча алыштырылып беткәч, шәһәрне яктырту өчен 4-5 тапкыр кимрәк акча кирәк булачак. Яктырткычларга хезмәт күрсәтү чыгымнары бөтенләй булмаячак. Яктылыкдиолы лампочкалар янып сафтан чыкмыйлар. Куллану сроклары чикләнмәгән. Аларның эшләү принциплары лампочкалардан бөтенләй аерылып тора. Яктылык кристаллар аша электр энергиясе узудан барлыкка килә. -Аларны урнаштырган торак пунктлар бармы соң әле?

-Саба районындагы Лесхоз бистәсенә тулысынча шулар куелды. Мамадышта беренче булып "777" кибете хуҗасы Бурцев сатып алган иде. "Төзүсервис" яңа кирпеч заводы территориясенә, аның эченә тулысынча шуларны урнаштырды. "Союздорстрой" да Катмыш янындагы филиалында яктырткычларын алыштырды. Шушы араларда гына Алабуга мэриясендә дә булган идек. Алар да: "Безнең дә мамадышлар кебек энергиясервислы килешү буенча эшлисебез килә," - диделәр.

-Димәк, мондый яктырткычларны бөтен җирдә дә кулланырга мөмкин булачак?

-Әйе. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов белән сөйләшкәндә, капиталь ремонт үткәргән вакытта мәктәпләргә, башка социаль объектларга урнаштыру мөмкинлеге турында да сүз булды. -Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә.

Әңгәмәдәш Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев