Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычлы көн күрмәс

"Хәтер начар булу", бурычларыңны оныту беркемне дә акламый. Киресенчә, өстәмә мәшәкатьләр дә китереп чыгара. Элек безнең буынны: "Киләчәктә коммунизмда яшәячәкбез. Ул вакытта акча булмаячак. "Һәркемнән - хезмәтенчә, һәркемгә - хаҗәтенчә,"-дигән принцип өстенлек итәчәк," - дип тәрбияләп үстерделәр. Хәзер су өйләргә кергән, утын әзерлисе юк, зәңгәр ягулык күп кенә мәшәкатьләрне киметте,...

"Хәтер начар булу", бурычларыңны оныту беркемне дә акламый. Киресенчә, өстәмә мәшәкатьләр дә китереп чыгара.
Элек безнең буынны: "Киләчәктә коммунизмда яшәячәкбез. Ул вакытта акча булмаячак. "Һәркемнән - хезмәтенчә, һәркемгә - хаҗәтенчә,"-дигән принцип өстенлек итәчәк," - дип тәрбияләп үстерделәр. Хәзер су өйләргә кергән, утын әзерлисе юк, зәңгәр ягулык күп кенә мәшәкатьләрне киметте, акрынлап юллар да тәртипкә салына. Тормыштагы үзгәрешләрне күреп, кайберәүләр: "Бүген коммунизм килде," - дип уйлый башлады кебек. Коммуналь хезмәтләр өчен, электрга, газга түләргә "оныталар". Бурычлар айдан айга җыела башлагач, шактый туплана. Бер заман, дөрестән дә, "күтәрә алмаслыкка" әйләнә. Быел суд приставлары хезмәте һәм шәһәрнең исәп-хисап үзәге вәкилләре белән берничә тапкыр коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар буенча рейдка чыккан идек инде. Район газ-эксплуатация хезмәте җитәкчесе Нияз Ганиев та:
- Зәңгәр ягулык кулланган өчен халыкның бурычлары дүрт миллион сумнан артып китте. Зур бурычлыларга рейд белән чыгачакбыз, - дип чылтыратты.
Мастер Андрей Демин җитәкчелегендәге бригада шәһәрдәге, Ушма аръягындагы, Кызыл Таудагы берничә адрес буенча булды. Юлчылар урамындагы 1нче йортның 18нче фаритырында яшәүче гаиләдә газчылар алдагы көнне дә булганнар икән. Хуҗабикә: "Өйдә үзем генә. Ачкычым юк," - дип, кертмәгән. Зәңгәр ягулык кулланган өчен бурычлары шактый җыелган аларның.
Кызыл Тау авылының Пугачев тыкрыгындагы 2нче "А" йортта яшәүчеләр бурычлы иде. Хуҗа Казанда эштә икән.
- Әти кайтырга тиеш. Ул кайтуга түлибез, - диде улы. Гаиләгә берничә тапкыр бурычлары күп җыелуы, түләргә кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән булган инде.
- Түләгәч, килеп яңадан тоташтырырбыз, - дип, слесарьлар өйгә керүче зәңгәр ягулык торбасын өзеп, пломба куеп китте. Хуҗалар аны кире үз белдекләре белән тоташтыралар икән, бу гамәлләре өчен административ җаваплылыкка тартылачаклар.
Шәһәрнең Гагарин урамындагы 18нче йортта яшәүче бер гаиләнең дә унбер мең сумнан артык бурычы җыелган. Алар да алдан кисәтелгән булганнар. Район газ-эксплуатация хезмәте вәкилләре аларга да зәңгәр ягулык бирүне туктатты.
-Быелга чыккач кына егерме бишләп йортка һәм фатирга газ бирүне туктаттык инде. Авылларда да түләмәүчеләр бар. Берничә тапкыр кисәтү җибәрәбез, сүзебезгә колак салмасалар, зәңгәр ягулык бирүне туктатабыз. Әгәр кешенең проблемалары килеп чыга икән, шалтыратсалар яки үзләре килсәләр, хәлләренә керергә тырышабыз. Газны өзгән һәм яңадан тоташтырган өчен өстәмә рәвештә бер мең биш йөз сум акча түләргә кирәк булачак, - ди Андрей Демин.
Түләмәүчеләр буенча рейдларны тагын да үткәрергә вәгъдә итәләр алар. Бурычлыларга зәңгәр ягулык бирү туктатылачак. Димәк, яңадан тоташтырганчы, чыгымнар да артачак. Шуңа күрә, бурычларны җыймавың һәм арттырмавың хәерлерәк.
Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев