Нократ

Бурычларны төгәлләргә

ТР Премьер-министры Илдар Халиков торак төзелеше мәсьәләләренә багышланган чираттагы видеоконференцияне үткәрде. Республикада 1 миллион 626 мең квадрат метрдан артыграк торак төзелгән. Шәһәрләрдә һәм муниципаль районнарда соципотека программасы буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен тораклар төзү ахырына якынлаша. Мамадыш муниципаль районында төзелеш объектларында эшләр расланган график нигезендә алып барыла. Ноябрь-декабрь айларында...

ТР Премьер-министры Илдар Халиков торак төзелеше мәсьәләләренә багышланган чираттагы видеоконференцияне үткәрде. Республикада 1 миллион 626 мең квадрат метрдан артыграк торак төзелгән. Шәһәрләрдә һәм муниципаль районнарда соципотека программасы буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен тораклар төзү ахырына якынлаша. Мамадыш муниципаль районында төзелеш объектларында эшләр расланган график нигезендә алып барыла. Ноябрь-декабрь айларында "Төзүсервис" һәм "Мамадыштөзү" ябык акционерлык җәмгыятьләре тарафыннан төзелүче күпфатирлы алты йортны файдалануга тапшыру ниятләнә. Видеоконференция ахырында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашында әлеге тема буенча нәтиҗәләр ясады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 13 ноября 2017 в 10:14
    В Мамадыше продолжается строительство нового бассейна
  • 8 ноября 2017 в 10:07
    Мамадышцам рассказали о штрафах за продажу спиртного без лицензии
  • 26 декабря 2016 в 12:41
    куплю-продам ПРОДАМ цемент, брусчатка, блоки, кирпич, кольца, крышки, песок, ПГС. Доставка. Тел.: 8-960-088-70-07 УСЛУГИ ремонт стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 бурение скважин.Тел.: 8-987-002-94-03