Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буаларны – шәхси кулларга?

Эшләр шуңа таба бара, җәмәгать. Якын киләчәктә районыбыз территориясендәге, элегрәк күпчелеге культуралы көтүлекләрне сугару өчен елга-инешләрне буу бәрабәренә ясалган сулыкларның җирләрен рәсмиләштерүне тизләтү турында сүз алып барылды сишәмбе көнне уздырылган киңәшмәдә. Аларның быелгы язгы ташуларга әзерлегенә дә басым ясалды. Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов бүгенге көндә буалар...

Эшләр шуңа таба бара, җәмәгать. Якын киләчәктә районыбыз территориясендәге, элегрәк күпчелеге культуралы көтүлекләрне сугару өчен елга-инешләрне буу бәрабәренә ясалган сулыкларның җирләрен рәсмиләштерүне тизләтү турында сүз алып барылды сишәмбе көнне уздырылган киңәшмәдә. Аларның быелгы язгы ташуларга әзерлегенә дә басым ясалды. Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов бүгенге көндә буалар карамакларында булган авыл җирлекләре башлыклары, буалар биләгән җирләрне рәсмиләштерергә теләк белдергән затлар, гадәттән тыш хәлләр, суд приставлары хезмәтләре, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре катнашында булган сөйләшүдә документ эшләрен тизләтүне, бизнес-план төзүне тизләтүне сорады. Бөяләрнең әйләнә-тирәләре дә экологик таләпләргә җавап бирергә тиешләр. Кызганычка каршы, Көмеш Күл, Березовский һәм Иске Комазан авылларындагы буалар ремонт таләп итәләр. Бүгенге көндә районыбыз территориясендә утыздан артык ясалма сулыкның унөче генә әлегә "хуҗасыз" икән. Ундүртенә Мамадыш сугару-чистарту системалары идарәсе җаваплы, 22 буада балык үрчи. Җирләре шәхси кулларга күчкәч ниләр булыр, монысын вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев