Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәрәкәт яңгыры

Бу көннәрдә Мамадышта гадәттә булмаган ыгы-зыгы. Кибетләр, базар тулы халык. ВӘРИС ГАЛИ Мамадышның бер генә кафесында да коллектив белән Яңа ел каршыларга урын калмаган; алай гына да түгел, һәр төркемнең вакытын минутына кадәр билгеләп куйганнар! "Ноябрь аенда ук языла башладылар инде безгә,"-дип, сер итеп кенә әйттеләр әллә ничә банкет залы...

Бу көннәрдә Мамадышта гадәттә булмаган ыгы-зыгы. Кибетләр, базар тулы халык.

ВӘРИС ГАЛИ

Мамадышның бер генә кафесында да коллектив белән Яңа ел каршыларга урын калмаган; алай гына да түгел, һәр төркемнең вакытын минутына кадәр билгеләп куйганнар! "Ноябрь аенда ук языла башладылар инде безгә,"-дип, сер итеп кенә әйттеләр әллә ничә банкет залы булган "Диләрә" кафесында. Ә бит унга якын алар шәһәребездә. Ә район буенча, капкалап чыгу урыннарын, кулинарияләрне дә кертеп, егерме биш җәмәгать туклануы предприятиесе исәпләнә икән. Кибетләргә керсәң, халык кәрҗин-кәрҗин азык-төлек җыя. Шәһәрнең үзәк базарында исә кешене ерып узарлык түгел. "Күбрәк балалар өчен тутырылган "Яңа ел күчтәнәче" пакетларын алалар. Салатлар ясау өчен яшел борчак, кукуруз консерваларына сорау зур,"-ди эшмәкәр Фәйрүзә Хәлиуллина. 21нче декабрь алдыннан сатып алучылар бетеп торган да, 22сеннән халык агыла башлаган. Бу атна башыннан чын мәгънәсендә ябырылганнар. Азык-төлек сатучыларның көнлек акча керемнәре кисәк ике тапкырга арткан. Сүз дә юк, бөтен халык Яңа елны каршыларга әзерләнә! "Сувенирлар, бүләккә бирерлек савыт-саба бик яхшы сатыла башлады,"-ди Наталия Сметанина. Ул да майя календаре тирәсендә күпертелгән шау-шуның үзләре өчен эзсез генә узмавы турында сөйләп көлдереп алды. Әйберне кулларына алып карыйлар да: "21еннән соң килербез,"-дип, серле генә елмаеп китәләр икән. Җылы курткаларга, пәлтәләргә, аяк киемнәренә сорау һаман артмаган иде. Ә күлмәк-кофталарны, свитерларны халык сыдырып ала. "Әй, абый, рәхәтләнеп киенеп калыйк әле!"-диләр сатып алучыларына кадәр. Халыкта, әйтерсең, икенче сулыш ачылган. Әллә 25-30 градуслы салкында "Бәрәкәт яңгыры" явып узганмы? "Дөнья бетә!"-дип, декабрь башында базардагы шәмнәрне, консерваларны кочаклап алган халыкның акчасы бәйрәмгә дә күп калган икән әле! Статистик мәгълүматларга күз салсаң, быелның 9 аенда район буенча бер кешенең уртача айлык хезмәт хакы 13125 сум тәшкил иткән булган. Димәк, безнең халык тагын да баерак яши икән! Уртача күрсәткечкә ит-сөт саткан, читтә эшләп алып кайткан акчалар керми торгандыр шул. Ышанам: бәйрәм алдыннан кибетләрдә, базарларда халык тагын да күбрәк булачак әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X