Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөркетләр беренче ботарлана

Мамадышның беренче имам-хатыйбы булган, бу вазыйфаны 1906нчы елдан 1931нче елга кадәр башкарган, Мамадыш кантоны мөхтәсибе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Мөхәммәд Бөркетовның язмышы бик фаҗигале тәмамлана. Илдә колхозлаштыру сәясәте башлангач, урыннардагы дин әһелләре дә органнар колпагы астына алына. Аларга партиягә һәм хөкүмәткә каршы сәясәтне башлап йөрүчеләр тамгасы сугыла, төрмәләргә, сөргеннәргә озату, физик...

Мамадышның беренче имам-хатыйбы булган, бу вазыйфаны 1906нчы елдан 1931нче елга кадәр башкарган, Мамадыш кантоны мөхтәсибе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Мөхәммәд Бөркетовның язмышы бик фаҗигале тәмамлана.
Илдә колхозлаштыру сәясәте башлангач, урыннардагы дин әһелләре дә органнар колпагы астына алына. Аларга партиягә һәм хөкүмәткә каршы сәясәтне башлап йөрүчеләр тамгасы сугыла, төрмәләргә, сөргеннәргә озату, физик төстә юк итү башлана. 1930нчы елның икенче яртысы һәм 1931нче елның беренче яртысы дәвамында ОГПУ тарафыннан Татарстанда "мулла-сәүдәгәр контрреволюцион берләшмәләре" дип аталучы берничә төркем эше оештырыла һәм төгәлләнә. Репрессияләр партия һәм хөкүмәт тарафыннан өстән төшерелгән директивалар буенча башлана һәм республиканың бөтен районнарын чолгап ала.
1931нче елның язында Мамадыш, Саба, Балык Бистәсе районнарындагы (элекке Мамадыш кантоны) "контрреволюцион буржуаз-милләтчелек дини баш күтәрү оешмасы" ("контрреволюционная буржуазно-националистическая религиозная повстанческая организация") эшен тикшерү төгәлләнә. Җинаять эшендә дини рух өстенлек итә. Бу - Баскан, Чураш, Кече һәм Түбән Сон, Усали, Катмыш, Казаклар, Алан, Сатыш, Югары Ушма һәм башка авыллардагы "Советка каршы яшерен төркемнәрнең" җитәкчеләре итеп мөселман дине әһелләре аталган беренче материаллардан ук күренә. Практика буенча эш гадәттә бер эре, күренекле шәхес тирәсендә формалаштырылган, аның бөтен рәсми һәм рәсми булмаган элемтәләре ачыкланган, алар барысы да бер оешмага берләштерелгәннәр. Әлеге очракта да оешманың җитәкчесе итеп бөтен тирә-юньдә күренекле һәм хөрмәтле шәхес, Мамадыш шәһәренең имам-хатыйбы, Мамадыш кантонының мөхтәсибе Мөхәммәд Бөркетов "билгеләнә". Аның имам һәм мөхтәсиб буларак актив эшчәнлеге, төрле дәрәҗәдәге дин әһелләре белән элемтәләре органнар тарафыннан энә күзеннән үткәрелә.
Мөхәммәд Бөркетов 1920-1926нчы елларда дин әһелләренең Бөтенроссия съездларында катнаша, кантонда дини мәктәпләр ачу компаниясенең инициаторы була, дин эһелләренең хокукларын яклау һәм мәчетләрне кайтару өчен актив көрәшә. Сүз дә юк, аның танышлары Мамадыш мөхтәсибәте мәхәлләләре вәкилләре арасында гына түгел, Казандагы, Уфадагы һәм башка үзәкләрдәге мөселман лидерлары арасында да була. Шушылардан чыгып, "оешманың" структурасы төзелә. Тикшерү барышында 15 "контрреволюцион" төркемгә 70тән артык кеше берләштерелә. Аларның һәркайсының башына муллалар куела, калган "членнары" кулаклар була. Алар: "Совет хөкүмәте чараларын өзүгә юнәлдерелгән актив агитация алып баруда, Совет властеның актив вәкилләренә каршы террорлык актлары, яшертен җыелышларны оештыруда, төркемгә кешеләр тартуда, мәчетләрне һәм дини ышуларны явыз гамәлләрдә куллануда, партия һәм Совет апппаратындагы таркалган аерым элементларны файдалануда..."-гаепләнәләр. Эш буенча хөкем ителгән 76 кешенең 16сы - дин әһелләре. ОГПУ өчлегенең 1931нче елның 31нче октябрендәге карары белән, аларның иң активлары - М.Бөркетов, А. һәм М.Якуповлар, А.Гайнетдинов, Г.Мифтахетдинов 10 елга концлагерьларга җибәрергә, башкалар 3 елдан 8 елга кадәр срокка хөкем ителәләр.
Мөхәммәд Бөркетов турында сәяси репрессияләр корбаннары исемлеге тупланган "Хәтер китабы"ның 2нче томындагы 202нче биттә дә мәгълүмат бирелгән. "Бөркетов Мөхәммәд (Мәхмүд) 1872нче елда Ульяновск өлкәсе, Барыш районы, Калны (Калда) авылында туган, Мамадыш шәһәрендә яшәгән. Татар, 6 баласы булган, мөхтәсиб. 5.4.31 кулга алынган. ("участник кулацской группировки") 31.10.31 Җинаять Кодексының 58-10 (2 бүлек), 58-11 мәддәсе буенча хөкем карары: 10 елга концлагерьга җибәр. 28.7.89 акланган," - диелгән. Димәк, Мамадышка килгәндә аңа 34 яшь булган. Ире контрреволюцион эшчәнлек өчен дип кулга алынган икән, гадәттә аның хатынын да иректә калдырмаганнар. "Бөркетова Сәрвәр Фәләхетдин кызы, 1881 елда Кукмара районы Кенәбаш авылында туган, Мамадыш шәһәрендә яшәгән. Татар, 2 улы булган, тегүче, мөхтәсиб хатыны. 20.4.32 кулга алынган. 7.8.32 Җинаять Кодексының 58-11 мәддәсе буенча хөкем карары: 3 елга Төньяк крайга (Архангельск шәһәре) сөргенгә җибәрү. 27.7.89 акланган," - дип язылган шул ук 202нче биттә.
Мөхәммәд Бөркетовның язмышын, шәһәребезнең егерменче гасыр башындагы мәчете тарихын ачыклауда, аларга кагылышлы документларны табуда безгә муниципаль район башлыгының мобилизация эше буенча ярдәмчесе булып эшләгән Раиф Мифтаховның Алабугада газета-журналлар чыгару бизнесы белән шөгыльләнүче, тарих белән кызыксынырга яратучы улы Ленар Раифович, аның хезмәттәше Рөстәм Шәйхиев, район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Алсу Рәхимова ярдәм күрсәттеләр. Бик зур рәхмәтебезне белдерәбез аларга.
Вәрис Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев