Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәрәңге уңышыгыз ничек?

Махсус хәбәрчебез халыкка шул сорау белән мөрәҗәгать итте. Миннегөл Гарипова, пенсионер, икътисадчы булып эшләгән, Мамадышта яши: -15 сутыйга 30 чиләкләп утырткан идек, 200 чиләкләп җыеп алдык. Әле сабагы яшел дип калдырып, яңгырга эләккән бер почмакны аласы бар. Уңыш, Аллага шөкер, әйбәт чыкты дип саныйм. Әти Кукмара фермерларыннан кызыл бүлбеләр (сортын...

Махсус хәбәрчебез халыкка шул сорау белән мөрәҗәгать итте.

Миннегөл Гарипова, пенсионер, икътисадчы булып эшләгән, Мамадышта яши:

-15 сутыйга 30 чиләкләп утырткан идек, 200 чиләкләп җыеп алдык. Әле сабагы яшел дип калдырып, яңгырга эләккән бер почмакны аласы бар. Уңыш, Аллага шөкер, әйбәт чыкты дип саныйм. Әти Кукмара фермерларыннан кызыл бүлбеләр (сортын белмим) алып кайткан иде. Бакчага килеште. Бәрәңге икенче икмәк инде ул. Кыстыбыен, өчпочагын, бәлешен, бөккәнен, ашын пешерәбез, кыздырабыз, тәгәрәтәбез. Бик яратабыз без бәрәңгене. Аннан башка берни эшләр хәл юк.

Мәсгуть Таһиров, Илфат Фазлыев, пенсионерлар, Баскан авылыннан:

-Бакчада алабута үстереп, кеше көлдереп ятып булмый. Авыл белән бергә утыртабыз, бергә алабыз, кешедән калышып булмый җаныкаем. Балалар ялга кайткач, яртысын алып урнаштырдык, эшне дәвам итәргә хәзергә яңгыр ирек бирми. Уңыш уртача: үзебезгә дә, туганнарга да, балаларга да, тавык-чебешкә дә җитәчәк. -Әллә кайчан алып бетердек. Уңыш бик яхшы, артыгын сатарга да мөмкин. 25 сутый бакчада бәрәңге генә түгел, икешәр сутый кабак, чөгендер дә үстерәбез. Маллар күп: ике сыер, үгез, бозау, ун сарык, 20 үрдәк, 30 тавык асрыйбыз. Эшебез дә, ашыбыз да җитәрлек. Кешечә яшибез, беркайчан зарланмыйбыз. 17 ел бригадир, 7 ел ферма мөдире булып эшләдем, лаеклы ялга чыкканыма өч ай, пенсиямнән канәгать. Үз хуҗалыгында, бакчасында һәркем тәртипне үзе салыр, менә бүген Мамадышка килүемнең сәбәбе- Басканга олы юлдан төшкәндә ике чакрым юл читенә җил-бураннан саклаучы полосага агачлар утыртырга кирәк. Бик матур да булыр иде. Шул мәсьәләне берничек чишеп, ерып чыгып булмый. Булышучы, юлын өйрәтүче табылмас микән?! Кесә телефоным-89600780448

Фамилиясен әйтергә, фотога төшәргә теләмәгән Коля:

-Алабугада күп катлы йортта яшим, бәрәңге бакчасы-авылда. Әти-әни сүзе белән һаман 25 сутыйны тутырып утыртабыз, мәгънәсез эш белән шөгыльләнүебез турында ничә ел әйтәм инде: берничек игә китереп, күндереп булмый шуларны, тыңламыйча да ярамый. Отпускны махсус шушы вакытка туры китереп кайттым. Яңгыр китереп орды. Ике рәтне казып караган идем, бер майонез чиләге вак бәрәңге чыкты. Буразна башына утырып елыйсыларым, Христофор Колумбка бәрәңгесен тоттырып, кире Америкага биреп җибәрәсем килде. Моңа тыккан акча, хезмәт бит югыйсә, уңыш, нәтиҗә-ташкүлчим! Кибеттә килограммы 15 тәңкә тора түгелме соң аның?! Менә уйлап торам әле: хәзер сөрдерәм дә, яртысына печән чәчтерәм. Газон үләне чәчеп, уртасына беседка корып, самовардан тирләп-пешеп чәй эчеп утыру хыялыма әйләнә башлады.

Сорашуны Алсу Спиридонова үткәрде. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев