Нократ

Бүләк үз иясен көтә

"Нократ" газетасы битләрендә игълан ителгән "Елмаеп алыйк әле" фотоконкурсында катнашучылар күренә башлады. Сайтыбызга керүчеләр үз фикерләрен җиткерәләр, рәхмәт. Резидә, мәсәлән, үзенә җавап бирүебезне сораган. Сезнең фаразларыгыз бик үк дөрес түгел, Резидә. Тагын бер кат уйлап карагыз әле, игътибарлырак булыгыз. Ә Әлфия безнең 3нче санлы елмаючыбызны ТРның беренче Президентына охшаткан. Юк,...

"Нократ" газетасы битләрендә игълан ителгән "Елмаеп алыйк әле" фотоконкурсында катнашучылар күренә башлады. Сайтыбызга керүчеләр үз фикерләрен җиткерәләр, рәхмәт. Резидә, мәсәлән, үзенә җавап бирүебезне сораган. Сезнең фаразларыгыз бик үк дөрес түгел, Резидә. Тагын бер кат уйлап карагыз әле, игътибарлырак булыгыз. Ә Әлфия безнең 3нче санлы елмаючыбызны ТРның беренче Президентына охшаткан. Юк, Әлфия, без үзебезнең Мамадыштан читкә чыгып китмәдек. Шәһәр урамнарыннан йөргәндә елмаюлы йөзләргә тагын да игътибарлырак булыгыз. Бәлки җиңүче исеменә нәкъ менә Сез лаек булырсыз. Башкалар да активрак булыр дигән өметтә калабыз, дуслар. "Конкурслар" бүлегендә сездән җаваплар көтәбез! Елмаючыларның барысын да дөрес атаучыны редакциядә бүләк көтә!!!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: