Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Битарафлык чире

Өченче мәктәп янын олы кунаклар каршыларга әзер дип әйтеп булмый әле. Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе үзенең чираттагы рейды вакытында шундый нәтиҗәгә килде. Яңа төзелешнең әйләнә-тирәсен төзекләндерү буенча байтак эшләр башкарылган. Гаражларны күчереп, урынын асфальт түшәү өчен әзерләп куйганнар. Әмма Горький урамында һаман яңа мәктәпне ачу тантанасына, олы кунаклар...

Өченче мәктәп янын олы кунаклар каршыларга әзер дип әйтеп булмый әле. Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе үзенең чираттагы рейды вакытында шундый нәтиҗәгә килде. Яңа төзелешнең әйләнә-тирәсен төзекләндерү буенча байтак эшләр башкарылган. Гаражларны күчереп, урынын асфальт түшәү өчен әзерләп куйганнар. Әмма Горький урамында һаман яңа мәктәпне ачу тантанасына, олы кунаклар каршыларга әзерлек сизелми. 29нчы күпкатлы йортның Горький урамы ягындагы кечкенә бакчасы рәшәткәләре янында чүп үләннәр үсеп утыра. Торак милекчеләре ширкәте рәисенә йорт янын ешрак әйләнеп чыгу зыян итмәс иде. 36нчы йортның хуҗасы өе янындагы чүпләрне чабып чыккан. Әмма урамда олы гына торба ята. Аны ишек алдына кертергә кирәк. Биш-алты таш белән калай кисәген дә капка төбендә ни өчен тота торгандыр? Сарае каршындагы кечкенә бакчасының рәшәткәсе яңартуны сорый. 38нче йорт каршында-кычытканнар үсә. Иске кирпеч өенең стеналарын сылап, агартып чыгарга кушылды хуҗасына. Ике катлы матур өй янын ямьсезләп тора ул. Горький, 31нче йортның торак милекчеләре ширкәте җитәкчесенә дә ян бакчаның рәшәткәсе янындагы чүп үләннәрне чабып торырга кирәк. Коймалары, өй каршыларындагы кечкенә бакчаларының рәшәткәләре искергән йортлар бар. Вера Фигнер урамының Ушма елгасы башындагы йортлар каршы да җыештыру сорый. Хәзергә барысының да хуҗаларына җитешсезлекләрне бетерүнең сроклары күрсәтелгән предписаниеләр калдырылды. Капка төпләре җыештырылмаса һәм тәртипкә китерелмәсә, беркетмәләр төзеләчәк һәм комиссия утырышында штрафлар салыначак.

Гөлүсә Юнысова, комиссия секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев