Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бисмиллалы бәйге

Районыбызда моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә Коръән уку бәйгесе үтте. Якшәмбе көнне мәдрәсәгә 100дән артык конкурсант җыелды. Ак яулыклы, түбәтәйле дин әһелләре үз мәхәлләләреннән төбәктә җиңү яулаган сәләтле балаларны алып килгәннәр иде. Бәйгене мөхтәсиб Илһам хәзрәт ачып җибәрде. Ул балаларга: "Монда килгәнсез икән, сез хәзер үк җиңүче",-диде. Яшь буенча дүрт төрле категорияләргә...

Районыбызда моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә Коръән уку бәйгесе үтте. Якшәмбе көнне мәдрәсәгә 100дән артык конкурсант җыелды. Ак яулыклы, түбәтәйле дин әһелләре үз мәхәлләләреннән төбәктә җиңү яулаган сәләтле балаларны алып килгәннәр иде. Бәйгене мөхтәсиб Илһам хәзрәт ачып җибәрде. Ул балаларга: "Монда килгәнсез икән, сез хәзер үк җиңүче",-диде. Яшь буенча дүрт төрле категорияләргә бүленеп көч сынаштылар. Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде, аларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр өләшенде. Бәйрәм тәмле пылау, чәй өстәле артында дәвам итте.

Рәсемдә: Түбән Сон мәхәлләсе абыстае Рәсимә Сәфиуллинаның өч шәкерте грамотага һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев