Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биектау тәҗрибә туплый

Мамадышның эшчәнлеге, яшәеше белән башка районнар да кызыксына. Бу көннәрдә бездә Биектау муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары булып китте. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Иң элек кунакларны Тәкәнеш, Олыяз авыл җирлекләренә алып бардылар. Аннан соң алар шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныштылар. "Сәяхәт" ахырында биектаулылар районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән очрашты. "Тәҗрибә уртаклашырга безнең...

Мамадышның эшчәнлеге, яшәеше белән башка районнар да кызыксына. Бу көннәрдә бездә Биектау муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары булып китте.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Иң элек кунакларны Тәкәнеш, Олыяз авыл җирлекләренә алып бардылар. Аннан соң алар шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныштылар. "Сәяхәт" ахырында биектаулылар районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән очрашты. "Тәҗрибә уртаклашырга безнең районга килүегез сөенечле күренеш. Очрашуга бик шатмын. Әгәр бүген Мамадышта күргәннәрегезне үз эшегездә кулланасыз, киләчәктә уңышларга ирешәсез икән, бу безнең өчен дә зур шатлык булачак",-дип, район башлыгы шәһәребездә төзекләндерү эшләре барышы, районыбызның биш икътисадый зонага бүленүе, мәктәпләр эшчәнлеге, бизнес-план үтәлеше, шәхси хуҗалыклар һәм фермерларга ярдәм күрсәтү, авыл җирлекләренә транспортлар алу кебек үзенчәлекле эшләребез турында сөйләде. Делегациянең җитәкчесе, Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Рушан Хәйруллина бездә күргәннәренә соклануын яшерә алмыйча: "Сездә урам тулы халык, барысы да ни белән булса да мәшгуль. Һәр тармагыгызда кызу эш. Урак өсте, август конференциясенә әзерлек чоры булуга карамастан, вакытыгызны кызганмадыгыз, безне бик җылы кабул иттегез. Барысы өчен дә рәхмәт. Ә иң мөһиме, безгә Рөстәм Галиулловичны биргәнегез өчен рәхмәт",-диде. Моннан ике ел элек Мамадыштан үзләренә район башлыгы булып Рөстәм Кәлимуллин килгәннән соң, Биектауның бик күп үзгәрешләр кичерүе, зур төзелешләр алып барылуы, районда яшәү шартларының яхшыруы турында сөйләде ул. Очрашу ахырында кунаклар район җитәкчелегенә үзләренең истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Мамадышлылар да аларны үз күчтәнәчләре белән озатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев