Нократ

Бәхетнең ике канаты

Мәдрәсәдә дәрес бара. Венера абыстай Яруллина зәкәт турында сөйли. Төркемдәшебез Рузалия Ибраһимова сорау арты сорау яудыра. Күптән аңладык инде: алган гыйлемнәре белән тиз арада гамәл кыла башлаучылардан ул. Гомер буе шулай. Кукмара районының Тырыш авылында биш кызлы гаиләдә дөньяга килә Рузалия. Әтисенең: "Йорт сала башласаң шифер, пыяла юк. Нәрсәгә тотынсаң,...

Мәдрәсәдә дәрес бара. Венера абыстай Яруллина зәкәт турында сөйли. Төркемдәшебез Рузалия Ибраһимова сорау арты сорау яудыра. Күптән аңладык инде: алган гыйлемнәре белән тиз арада гамәл кыла башлаучылардан ул. Гомер буе шулай. Кукмара районының Тырыш авылында биш кызлы гаиләдә дөньяга килә Рузалия. Әтисенең: "Йорт сала башласаң шифер, пыяла юк. Нәрсәгә тотынсаң, шул юк. Төп нигездә калдырырга малай да юк!"-дигән сүзләрен үзенә атап әйткәндәй кабул итә. Һәм мәктәпне тәмамлауга Казан кооператив техникумына юл тота. Исәбе-тизрәк товар белгече булып, әтисенә йорт салырга булышу, кешечә яши башлау. Яшь кызны Янил сельпосына товаровед итеп билгелиләр. Эшлеклелеген күреп, Ядегәр авылына дүрт сатучылы кибеткә мөдир итеп җибәрәләр. Шунда үзенең тиң ярын-Илгизәр исемле агроном егетне таба. Өйләнешәләр. Бала туа. Эшкә чыгасы килә, баланы куярга урын юк. Шундый зур авылда ясле дә юк. Иске контораны ремонтлап, китаплардан укый-укый, 25 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы ачалар. Рузалия Нәкыйповна анда тугыз ел буе мөдир була. Әнә шулай тормыш сабаклары ала-ала, көн күрергә, җитәкче булырга өйрәнә ул. Шул елларда бер-бер артлы алып кайткан өч баласы да биредә үсә. Язмыш җилләре әлеге гаиләне Мамадышка китерә. Яшүсмер балаларына игътибар бирү ниятеннән чыгып, "Росгосстах"ка икътисадчы булып урнаша. Хастаханә кассасында баш бухгалтер, соцстрахта уполномоченный вазыйфаларын башкара. Балалар үсеп җитә. Лилия, Алсу, Илшат-өчесе дә мәктәпне алтын медальгә тәмамлыйлар. Табиб, икътисадчы һөнәрләрен сайлыйлар. Инде барысы да башлы-күзле булдылар. Илдә үзгәреш җилләре исә башлагач, иң беренчеләрдән булып, эшмәкәрлеккә кыю атлады Рузалия Нәкыйповна. Бүген күпләргә үрнәк итеп куярлык "Пирамида" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкли. Оешманың игелекле эшләре турында әледән-әле ишетеп торабыз. Мохтаҗлар аның иганәчелек ярдәмен һәрдаим тоялар. Нәсел-нәсәбне учка туплап тотучы да ул. "Татнефтепродукты" ААҖнең Мамадыш филиалы директоры Илгизәр Рәфкатович белән мондый тату, матур парны бер-берсеннән башка күзаллау мөмкин түгел. Гаилә кошы ике канатын да тигез җилпеп очканда тагын да ныграк, матуррак, ышанычлырак шул. Алар соңгы елларда чит илләргә сәяхәт итәргә яраталар. Дөньядагы бар матурлыкны Мамадышка алып кайтмакчылар. Энгельс урамындагы мәһабәт йортлары, филиалның административ бинасы, ягулык салу станцияләре яннары зәвыклылыгы белән аерылып тора. Рузалия Ибраһимова Мамадыш мәдрәсәсенең беренче шәкертләреннән булды. Тормышын Коръән нигезендә корырга, күңел тынычлыгы, рух һәм иман ныклыгы белән яшәргә, тәкъвалыкка омтыла, берничә тапкыр хаҗ гамәле кылды. Олы җанлы, миһербанлы, намуслы, гаделлек сөюче, ярдәм кулы сузарга әзер торучы, үзенә теләгәнне башкаларга да теләүче чын кеше булганы өчен без аны яратабыз, хөрмәт итәбез. Бүген тормыш аңа ике "биш"ле куйды. Лаеклы ялга чыгарга вакыт. Тик өйдә утыру аның өчен түгел: ул Мамадышта "Димче" клубы оештыру хыялы белән яна. Яучылык серләренә төшенә. Кылган игелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын, ике дөнья бәхете насыйп булсын.

Алсу Дияр

Рузалия Ибраһимова. Фото гаилә архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: