Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бәхет хатлары” килмәс

Пенсия фонды безне "Бәхет хатлары"ннан мәхрүм итә. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ Пенсия фонды шәхси счетларыбызга күпме акча күчерелгәнен һәм тупланганлыгын күрсәтеп хатлар җибәреп тора иде. Башка аларны алмаячакбыз. Баксаң, ул хатлар фондка ел саен өч миллиард сумнан күбрәккә төшә икән. Бу хакта сишәмбе көнне республика Хөкүмәт йортында журналистлар өчен үткәрелгән брифингта фондның...

Пенсия фонды безне "Бәхет хатлары"ннан мәхрүм итә.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

Пенсия фонды шәхси счетларыбызга күпме акча күчерелгәнен һәм тупланганлыгын күрсәтеп хатлар җибәреп тора иде. Башка аларны алмаячакбыз. Баксаң, ул хатлар фондка ел саен өч миллиард сумнан күбрәккә төшә икән. Бу хакта сишәмбе көнне республика Хөкүмәт йортында журналистлар өчен үткәрелгән брифингта фондның Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов хәбәр итте. Үзебезнең счетларда күпме суммалар тупланганын дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша белә алачакбыз. Урыннардагы Пенсия фонды идарәләренә мөрәҗәгать итеп тә тулы мәгълүмат алып булачак. Кыскасы, 2013нче елда да Россия Пенсия фонды байтак кына үзгәрешләр тәкъдим итә. Халык көткән иң мөһим яңалыкларның берсе-1нче февральдән хезмәт пенсияләренең иминият өлешенең 6,6 процентка артуы. 1нче апрельдән социаль пенсияләр 5,1, ЕДВ 5,5 процентка күтәрелә. Хезмәт пенсияләре тагын 3 проценттан күбрәккә үсәчәк. Август аенда эшләүче пенсионерларның пенсияләренә корректировка кертеләчәк. Ә медицина иминияте тарифы елга 3185,5 сум тәшкил итә. Эшмәкәр аларны хәзер эшчәнлеген алып бармаса да түләргә тиеш. Эш урыннары зарарлы һәм куркыныч булган өчен дә эш бирүчеләргә быел өстәмә тариф кертелә. Өстәмә взнослар түлисең килмәсә, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аша эш урыннарын сертификацияләү процедурасы уздырырга һәм аларның зарарлы булмавын исбатларга кирәк булачак. Быелдан 1967 елда һәм аннан соң туганнарга пенсиянең тупланма (накопительная) өлешенә иминият взносы тарифын сайлау мөмкинлеге дә бирелә. Татарстанда яшәүче булачак пенсионерларның яртысы диярлек ул акчаларын хосусый идарәче компанияләргә һәм дәүләтнеке булмаган идарәче компанияләргә тапшырган. Дәүләт идарәче компаниясе исә "Внешэкономбанк" аша эш йөртә. Әгәр 1967 елгылар һәм яшьрәкләр 2013нче ел дәвамында пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга идарәче компания сайлаулары турында дәшмәсәләр, 2014нче елдан башлап пенсияләрнең тупланма өлешенә взнослар хезмәт хакының 2 проценты күләмендә күчереләчәк. "Дәшмәүчеләр" тупланма өлешне 6 процент күләмендә саклыйсылары килсә, пенсия тупланмалары акчасын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки идарәче компаниягә күчерү турында гариза язарга тиешләр. 4 процентын солидар өлешкә күчертергә дә мөмкин. Гариза язарга килгәндә Пенсия фонды идарәсендә барысын да яхшылап аңлатачаклар. 1нче гыйнвардан Ана капиталы тулаем гына түгел, аның кулланылмаган өлеше дә 5,5 процентка артты. Пенсияләрнең тупланма өлешенә ирекле взнослар кертеп бару өчен гаризалар кабул итү быелның 1нче октябрендә төгәлләнәчәк.

Быелның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 5205 сум итеп билгеләнгән. Шуңа бәйле рәвештә эшмәкәрләр хәзер пенсия иминияте взносларын елына 32479,2, айга-2706,6 сум күләмендә түләргә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев