Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүгенге көн дә–тарих

Музейларыбыздагы һәр кызыклы экспонат белән тарихыбыз яңара. "Музейларны патриотик тәрбиянең үзәгенә әйләндерү үзебездән тора,"-диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова балаларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү буенча совет утырышында. Районыбызда бүген утыздан артык музей исәпләнә. Аларның 28е-мәктәпләрдә. Район мәгариф бүлеге аларның эшчәнлеген җанландыру буенча төрле...

Музейларыбыздагы һәр кызыклы экспонат белән тарихыбыз яңара. "Музейларны патриотик тәрбиянең үзәгенә әйләндерү үзебездән тора,"-диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова балаларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү буенча совет утырышында. Районыбызда бүген утыздан артык музей исәпләнә. Аларның 28е-мәктәпләрдә. Район мәгариф бүлеге аларның эшчәнлеген җанландыру буенча төрле чаралар да оештыра. Сигез музей каршында туган як тарихын өйрәнү түгәрәкләре эшли. Укучылар өлкәннәрнең истәлекләрен язып алалар, экспонатлар туплыйлар. Соңгы өч елда сугыш һәм тыл ветераннарының тормышларын өйрәнү буенча зур эшләр башкардылар алар. Шәдче урта гомумбелем бирү учреждениесе базасында мәктәп музейлары җитәкчеләренең семинары да оештырылды. "Аларның эшен тагын да җанландыру өчен, Мамадыш туган якны өйрәнү музеенда семинар-укулар оештырырга кирәк,"-диде Алена Смирнова. Музей каршында укучы балалар өчен клуб булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Районыбыз музейлары аралашып эшлиләр. Яңа экспонатларны экспозицияләргә урнаштырганда бер-берсе белән киңәшәләр. Районыбыз тарихы гаять бай. Аны өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Совет утырышында шәһәр музеен тагын да баетуда мәктәпләрнең ярдәм күрсәтә алулары турында да әйтелде. Аларның экспонатларын исәпкә алып, район күләмендә бердәм реестрын булдырырга да вакыт җитте. Кирмәнчек шәһәрендә ун ел дәвамында бара торган археологик казу эшләре табылдыклары да музеебызда урын алырга тиеш. Бүгенге көн иртәгә тарихка әйләнә. Шуңа күрә хәзер кулланышта булган әйберләрне дә музейлар фондларына җыя башлау турында килешенде. Совет утырышында "Форпост" каршында "Патриот" клубы оештыру турында да карар кабул ителде. Ул яшьләребезгә патриотик тәрбия бирүне яңа баскычка күтәрәчәк. Районда бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче, аны оештыручы конкрет кеше булачак.

Вәрис Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев