Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген мамадышлылар Ахшам намазын 21 сәгать 20 минутта укый

Бүген изге Рамазан аеның 5нче көне. Барлык әйберләрдән дә диярлек тыелу вакыты якынча 19 сәгатьне тәшкил итә. Ахшам намазы 21 сәгать 20 минутта укылачак. Иртәгә сәхәр ашау 01 сәгать 55 минутта тәмам булырга тиеш. ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә фитыр һәм фидия сәдакасе күләмнәрен раслады. Сәламәтлеккә бәйле сәбәпле ураза...

Бүген изге Рамазан аеның 5нче көне. Барлык әйберләрдән дә диярлек тыелу вакыты якынча 19 сәгатьне тәшкил итә. Ахшам намазы 21 сәгать 20 минутта укылачак. Иртәгә сәхәр ашау 01 сәгать 55 минутта тәмам булырга тиеш.


ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә фитыр һәм фидия сәдакасе күләмнәрен раслады.
Сәламәтлеккә бәйле сәбәпле ураза тота алмаган көннәр өчен фидия күләме - һәр көн өчен 150 сум. Сәдака күләмнәре Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) сүзләренә таянып һәм агымдагы елда он, хөрмә һәм йөзем бәясенә карап билгеләнә.
Быел фитыр сәдакасе күләме - 50 сум, зәкят чыгарырлык мөмкинлеге булганнарга - 330 сум.


Ураза тоткан кешегә түбәндәге 10 төрле эшне башкару дөрес санала:
сатып алыначак малны татып карау; балага ризык чәйнәп бирү; күзгә сөрмә тарту; мыек һәм иренне майлау; тешләрне пакьләү; кан алдыру; сөлек салдыру; комган белән госел коену; мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу; сабын белән юыну.


Ә менә түбәндәге өч төрле эш уразаны боза: борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту; бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту;
һәм якынлык кылу.

Быел Ураза гаете 28нче июльгә, ә Корбан бәйрәме 4нче октябрьгә туры килә. Рамазан ае дәвамында һәр мәхәлләдә дә ифтар мәҗлесләре узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев