Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без–табигать балалары

Мамадышлылар бөтен җиргә өлгерә. Моны республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләгәндә дә күрәсең. Фән һәм техника прогрессы никадәр генә алга китсә дә, әйләнә-тирә мохитнең иминлеге күз уңыннан югалырга тиеш түгелдер. Шунсыз кешелек дөньясы үзе дә яшәүдән туктарга мөмкин. "Экология-без яши торган тирәлек. Аның без яши торган җирнең киләчәге, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз киләчәге...

Мамадышлылар бөтен җиргә өлгерә. Моны республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләгәндә дә күрәсең. Фән һәм техника прогрессы никадәр генә алга китсә дә, әйләнә-тирә мохитнең иминлеге күз уңыннан югалырга тиеш түгелдер. Шунсыз кешелек дөньясы үзе дә яшәүдән туктарга мөмкин. "Экология-без яши торган тирәлек. Аның без яши торган җирнең киләчәге, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз киләчәге булуы тагын да мөһим. Без зур тарихка ия, һәм аның бик күп этаплары бар. Без экологиянең ни дәрәҗәдә җиңел юкка чыгарылуын һәм аның торгызылуы ни дәрәҗәдә катлаулы булуын беләбез. Бүген һәр көнне бу мәсьәләләр белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәт белдерәсе килә."-диде чәршәмбе көнне Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәргән "Эколидер", "Табигать һәм кеше" конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләүгә багышланган тантаналы чараларда катнашкан һәм чыгыш ясаган Татарстаныбыз Премьер-министры Илдар Халиков. Аның белән беррәттән тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Премьер-министр урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм башка рәсми затларның да катнашуы мәсьәләнең җитдилеген тагын бер кат раслый. Мамадыш төбәге республиканың иң зур районы булганлыктан, экологик куркынычсызлык районыбыз һәм шәһәребез җитәкчелегенең һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Бу юнәлештә башкарган эшләребезнең күплеген җиңүчеләр арасында безнекеләрнең дүртәү булуы да күрсәтә. "Эколидер" конкурсының "Җирлек территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ирешкәннәре өчен" номинациясендә Мамадыш шәһәре лауреат булды. Дипломны һәм җиңүче символын республика муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров кулыннан муниципаль районыбыз һәм шәһәребез башлыгы Анатолий Иванов кабул итеп алды. "Экология һәм мәдәният" номинациясендә мәдәният, мәгариф, социаль өлкә һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында Зур Шыя китапханәсе (мөдире Алевтина Петрова) лауреат булды. Матбугат чаралары һәм журналистлар арасында үткәрелгән конкурсларда һәрвакыт безнең Казандагы хезмәттәшләребез кочак-кочак Диплом ала. Бу юлы да шулай булды. Әмма... без дә үзебезнең төшеп калганнардан түгел икәнебезне расладык. "Нократ" мәгълүмат-матбугат" филиалының директоры-баш мөхәррире Светлана Ханова "Экологик журналистикада иҗади дебют өчен" Дипломына лаек булды. Районнардагы радио һәм телекомпанияләр арасыннан бер үзе генә җиңүче булды ул. "Вакытлы матбугат чараларындагы иң яхшы язма" номинациясендә "Татар телендәге республика матбугат чаралары" төркемендә директор урынбасары Минневәрис Мингалиев өченче урынга лаек булды. Тантанада мамадышлылар тагын бар иде әле. Аны шәһәребездә туып үскән, олы сәхнәгә юлын үзебездән башлаган Марина Михайлова алып барды. Җиңүчеләрне котлауда, "Каенлыкта" биюе белән, "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивале җиңүчесе, Мамадышның "Непоседы" төркеме дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев