Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең юллар сикәлтәле

"Нократ" газетасының 24нче июль санындагы "Чагыштырырлык та түгел" дигән мәкале мине Мамадышта укыган елларыма алып китте. Әйе, Мамадыш хәзер без укыгандагы ач, сусыз шәһәр түгел инде. Универсиада утын каршы алгандагы бәйрәмне күреп шаккатып, горурланып кайттым. Нократ буе чын әкияткә әйләндерелгән. Мамадыш педучилищесына 14 яшемдә - 1948нче елны укырга кергән идем....

"Нократ" газетасының 24нче июль санындагы "Чагыштырырлык та түгел" дигән мәкале мине Мамадышта укыган елларыма алып китте. Әйе, Мамадыш хәзер без укыгандагы ач, сусыз шәһәр түгел инде. Универсиада утын каршы алгандагы бәйрәмне күреп шаккатып, горурланып кайттым. Нократ буе чын әкияткә әйләндерелгән. Мамадыш педучилищесына 14 яшемдә - 1948нче елны укырга кергән идем. Совет урамындагы торакта яшәдек. Ул вакытта иң интектергән нәрсәләр ачлык һәм сусызлык булды. Торакка Нократ буендагы чишмәдән мичкә белән су китерәләр иде. Кич комендант калган суны түгә: янәсе кызлар төнлә кер юа. Ач булсаң да, эчәсе килә бит ул. Безнең савыт-саба юк, су алып кала алмыйбыз. Ерак түгел генә лесхоз бар иде. Койма аша шуның коесына суга йөрдек. Чөнки төнгә капкасын бикләп куялар. Мин икенче курста укыганда - 1949нчы елны Мамадышта суүткәргеч суза башладылар. Педучилищеның һәр укучысына тирәнлеге 2 метр 20 сантиметр, киңлеге 80 сантиметр, озынлыгы 2 метр булган канау казырга бүлеп бирделәр. Җирнең катылыгын һич тә онытасым юк. Кәйлә белән дә, көрәк белән дә чукыйбыз. Ашыктыралар: "Тизрәк кирәк!"-диләр. Без бит дәрестән соң чыгабыз. Ашарга да юк. Бушка эшләдек. Кечкенә кызларны кызганып, кайвакыт, класс җитәкчесе Әхмәт абый булыша иде. Ничек итсәк иттек, чокыр казылды. Су үткәрделәр һәм һәр чатка будка урнаштырып, колонкаларны бикләп куйдылар. Гаиләле кешеләргә суга талон бирәләр иде (1 талонга - 1 чиләк су), ә безгә тагын юк. Чәйнек белән сорап та бирмәделәр. Менә шуларны уйлап утыргач, шәһәрнең матурлыгында минем дә өлешем бар бит, дип горурландым. Офтанып та куйдым. Авылларга да игътибарны арттырсалар, яшьләр шәһәргә китмәс иде. Үзебезнең күршедәге Дусай авылына баргач, исем китте: нигә безнең Олыязның да берәр кешесе югарыда эшләми икән? Безнең урамнарга да, бәлки, юл салырлар иде, дим. Берсе аша асфальтланган Мамадыш-Кукмара юлы узса да, авылда башка урамнар да бар бит әле. Җәй көне такыр булсалар да, кайберләре аша яз-көз айларында уза торган түгел, трактор кирәк була. Авыл җирлеге башлыгына да: "Акча җыешыйкмы әллә, булышырлар иде,"-дип карадым. Чиратлап барысының да чокырларына таш салып чыгып булыр иде.

Әлфия Хәбибуллина.

Олыяз авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев