Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең солдатлар яхшылар рәтендә

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе тәмамланды. Аның нәтиҗәләре турында хәбәрчебезнең сорауларына ТР хәрби комиссариатының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы, подполковник Андрей Синкевич җавап бирде. -Андрей Владимирович, язгы чакырылыш кампаниясе артта калды. Аны нинди күрсәткечләр белән тәмамладыгыз? -Кампанияне уңышлы төгәлләдек. План буенча Мамадыш районы хәрби хезмәткә 65 егетне озатырга тиеш иде,...

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе тәмамланды. Аның нәтиҗәләре турында хәбәрчебезнең сорауларына ТР хәрби комиссариатының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы, подполковник Андрей Синкевич җавап бирде.

-Андрей Владимирович, язгы чакырылыш кампаниясе артта калды. Аны нинди күрсәткечләр белән тәмамладыгыз? -Кампанияне уңышлы төгәлләдек. План буенча Мамадыш районы хәрби хезмәткә 65 егетне озатырга тиеш иде, 66ны җибәрдек. Соңгы вакытларда әле генә мәктәп бетергәннәрне хәрби хезмәткә алмаска тырышабыз. Аларга армиягә киткәнче уку йортларына керү мөмкинлеге дә кирәк бит. Бу юлы да өстенлек өлкәнрәк егетләргә бирелде: хәрби хезмәткә озатылганнарның якынча 65 процентын югары уку йортлары тәмамлаган, урта техник һәм урта махсус белем алганнар тәшкил итте. Егетләребез Россиядәге төрле хәрби частьләргә эләктеләр.

-Район бүлеге моңа кадәр Чиләбе өлкәсендәге хәрби часть белән тыгыз элемтәдә торды. Бу традиция дәвам итәме?

-Матур гадәт дәвамлы булырга тиеш. Трехгорный шәһәрендәге хәрби часть белән инде өч ел хезмәттәшлек итәбез. Моннан берничә ел элек республиканың хәрби комиссариатына барып, безнең белән якыннан аралашырдай иң алдынгы частьләрне тәкъдим итүләрен сорагач, өч хәрби частьне әйттеләр. Һәркайсына барып, танышып кайтканнан соң, Чиләбе өлкәсе сайланды. Һәр чакырылыш кампаниясендә анда берничә егетебезне җибәрәбез. Төркем белән киткәч, солдатларда җаваплылык та арта, туган яклары белән горурлык хисе дә көчәя. Атна саен часть белән элемтәгә кереп, хәрбиләребезнең хәлләрен белеп, тәртипләре белән кызыксынып торам. Алар турында, шөкер, гел яхшы фикерләр генә әйтәләр. 2011 елның көзге чакырылыш кампаниясендә анда 11 егетебез киткән иде, бу юлы да шулхәтле үк мамадышлы озатылды. Тиздән барысының да әти-әниләре белән бергәләшеп ант кабул итү тантанасына барачакбыз.

-Ә көзге чакырылышка әзерлек башландымы?

-Көзге кампаниягә әле август ахыры-сентябрь башларында гына әзерлек башланачак. Иң элек армия сафларына җибәрерлек егетләр барланачак. Аннан медицина комиссиясе үз эшен башлый. Кирәк очракта егетләр өстәмә комиссия үтү өчен Казанга ук җибәрелә. Язгы чакырылыш кебек үк, алда торганын да уңышлы гына башкарып чыгарбыз дип өметләнәм. Моңа безнең мөмкинлекләребез бар, эш төркемебез дә иң яхшылардан. Хәрби хезмәткә чакырылыш-коллектив эшчәнлек бит ул. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, аның ярдәмчеләре, урынбасарлары, авыл җирлекләре-һәммәсе дә бу юнәлештәге эшләргә бик җаваплы карыйлар. Бу уңайдан барысына да рәхмәт әйтәсе килә. Андый команда булганда, безгә бернинди каршылыклар да киртә була алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев