Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең блюдолар тәмлерәк

Моның шулай икәне сишәмбе көнне кулинария һәм сервислау буенча кулланучылар кооперациясенең җәмәгать туклануы системасы хезмәткәрләре арасында узган республика конкурсының зона бәйгесендә ачыкланды. Николай Михайлов Әлеге чарада соңгы елларда өстәлләребездән югала баручы милли блюдоларны яңарту, киләсе елда башкалабыз Казанда узачак Универсиадада татар ашларын киңрәк тәкъдим итү дә максат итеп алынды. Бу...

Моның шулай икәне сишәмбе көнне кулинария һәм сервислау буенча кулланучылар кооперациясенең җәмәгать туклануы системасы хезмәткәрләре арасында узган республика конкурсының зона бәйгесендә ачыкланды.

Николай Михайлов
Әлеге чарада соңгы елларда өстәлләребездән югала баручы милли блюдоларны яңарту, киләсе елда башкалабыз Казанда узачак Универсиадада татар ашларын киңрәк тәкъдим итү дә максат итеп алынды. Бу көнне "Вятка" кафесы, чын мәгънәсендә, кайнар көрәш үзәгенә әверелде. Биредә пешекчеләрнең кулларының йөгереклегенә, чимал белән эш итүләренә сокланмый мөмкин түгел иде. Мамадыш, Әгерҗе, Саба, Балтач районы һәм Казан кооперация институты пешекчеләренең уңганлыклары, булганлыклары "Татпотребсоюз"ның җәмәгать туклануы бүлеге начальнигы Лилия Спичкова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнде. Бу көнне биредә дистәләрчә төрдәге кабымлыклар, блюдолар, десертлар тәкъдим ителде. Шулар арасыннан безнең пешекчеләр әзерләгән Мамадышча салкын кабымлык, авылча уха, шәкерт салмасы, тутырылган сәйлән балыгы, бәрән итеннән ясалган якма, тутырма һәм башка төр ризыклар жюри тарафыннан югары бәяләнде. "Вятка" кафесы пешекчеләре Надежда Кузнецова, Гөлфия Мөхәммәтзакирова, "Снежинка"дан Гөлнәзирә Мөхәммәтҗанова, "Водолей"дан Лариса Смирнова, хакимият ашханәсеннән Раилә Мостафина, он цехыннан Минзилә Фатыйхова, карвинг буенча оста Наилә Хәсәнова, кондитер цехыннан Надежда Сәмигуллина, технолог Алия Ильина һәм салат цехыннан Римма Җиһаншина үзләренең кулинарлык сәләтләре белән республика этабында да сынатмаслар дип ышанып калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев