Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең башка төшкән таш

Июль аеның иң кызу көннәренең берсе иде. Төштән соң Нократ ярына су коенырга төштек. Районыбыз җитәкчеләренә зур рәхмәт: халык өчен ничек тырышканнар. Пляж чиста, киенү, чишенү урыннары да, "гөмбәчекләр" дә, суга ерак йөзеп кермәсеннәр өчен буйлар да бар. Кеше күп, барысының да кызудан качып, тизрәк суда йөзәсе, әлсерәвен басасы килә....

Июль аеның иң кызу көннәренең берсе иде. Төштән соң Нократ ярына су коенырга төштек.

Районыбыз җитәкчеләренә зур рәхмәт: халык өчен ничек тырышканнар. Пляж чиста, киенү, чишенү урыннары да, "гөмбәчекләр" дә, суга ерак йөзеп кермәсеннәр өчен буйлар да бар. Кеше күп, барысының да кызудан качып, тизрәк суда йөзәсе, әлсерәвен басасы килә. Без дә шулар рәтендә. Без дигәнем: әнием, мин һәм өч яшьлек кызым Камилә. Балага тиешле коткару жилетын, түгәрәген кигертеп, ярдан ерак китмичә генә коендырабыз. Суда балалар бик күп. Рәхәтләнеп йөзәләр, ярышалар, су чәчрәтеп уйныйлар. Рә-ә-х-ә-әт!...Балаларны күзәтүемне дәвам итәм. Йөзә белмәгәннәренең дә кабартылган матрасларга ятып еракка керүләре, бер-берсен суга батырып уйнаулары, бигрәк тә суга таш атулары куркынычрак икән. Кисәтү ясадым. Кинәт, йодрык кадәр таш безнең тарафка очып та килде, Камиләнең башына килеп тә тиде. Гөжләп кан китте. Бала үкерә, аны кочаклап әни елый. Мин нишләргә белмим. Ташны яр буендагы биш-алты яшьлек кыз атканын күреп калдым. Аны кулыннан эләктереп, "Әти-әниең кая?!"-дип сорадым. Аны танышларына гына калдырып киткәннәр икән. Биш-алты ир-ат, аның әти-әнисенең исемен белдерттермәс өчен, ул баланы яклап, мине ачулана, тавыш чыгарган өчен куркыта башладылар. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Минем кан эчендәге балам беркемгә кирәк түгел сыман тоелды. Безнең бәхеткә яр буенда район үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы Илсур Аппаков оныгы белән ял итеп ята икән. Тиз генә килеп җитте дә, безне тынычландыргыч сүзләр әйтеп, баланы кулына күтәреп, машинасына таба йөгерде. Барыбызны да утыртып, өебезгә алып кайтты. Яраны ничек эшкәртергә кирәклеген күрсәтте, барысын да аңлатты. Изге күңелле, ак халатлы фәрештә икәнсез, Илсур абый! Табибларга хөрмәтемне, ышанычны тагын да арттырдыгыз. Алланың рәхмәтләре яусын Сезгә! Газета укучыларга әйтергә теләгән сүзем дә бар. Хөрмәтле өлкәннәр! Зинһар, балаларыгызны яр буена ялгызларын гына җибәрмәгез. Суда үзләрен тоту кагыйдәләре турында инструктаж үткәрү дә комачауламас. Берәүгә дә акыл өйрәтергә җыенмыйм, тик таш үз башыңа төшкәч, бу хәлләрне үзең кичергәч, барысын да яхшы аңлыйсың. Бәла аяк астында һәм адәм башыннан йөри диләр.

Алсу Камалетдинова. Мамадыш шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев