Нократ

“Безнең апай–МЧС!”

Мәхәббәт һәм юмор хисе-коткаручылар. Шуларның берсенә ия икән, сез- бәхетле, әгәр икесе дә булса, сез-җиңелмәс шәхес! Шәһәрдәшебез Рәмзия Гәрәева кебек. Редакциягә теш технигы Фирдәүсә Җиһаншина килеп керде. Кулында бер көлтә саргайган газеталар, фотолар. "Хезмәттәшебез Рәмзия Гәрәевага 55 яшь тулды. Аның белән чирек гасырдан артык бергә эшлибез, гаиләләребез белән дус яшибез,...

Мәхәббәт һәм юмор хисе-коткаручылар. Шуларның берсенә ия икән, сез- бәхетле, әгәр икесе дә булса, сез-җиңелмәс шәхес! Шәһәрдәшебез Рәмзия Гәрәева кебек. Редакциягә теш технигы Фирдәүсә Җиһаншина килеп керде. Кулында бер көлтә саргайган газеталар, фотолар. "Хезмәттәшебез Рәмзия Гәрәевага 55 яшь тулды. Аның белән чирек гасырдан артык бергә эшлибез, гаиләләребез белән дус яшибез, аңа сер дә сыя, акыллы киңәшләрен дә бирә. Бөтен тормышы күз алдында: нинди генә авырлыклар күрмәде, сынаулар үтмәде, сынатмады. Нәсел-нәсәбен барлап, һәммәсенә булышып, үсеп килүчеләренең сәләтләрен күреп, һөнәр сайларга булышып, олы тормыш юлына кертеп җибәрүче дә ул. Кайсы яктан гына алсаң да, башкаларга үрнәк. Хезмәттәшебез Хәлил Мөхәммәтҗановча әйтсәк: "Рәмзия Юрисовна-энерджайзер!" Әйдә, языйк әле аның турында!" "Коммунистик хезмәт өчен" газетасының 1985нче ел, 28 март саны. Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышланган смотр-концерттан жюри әгъзалары Фәнис Нәбиуллин белән Чәчкә Хөснетдинова "Гомер буе юлдаш булсын" дигән мәкалә язганнар. "Яхшы традицияләр гадәттә конкрет кешеләр тарафыннан дәвам ителә. Уңыш тынгысыз, үз артларыннан башкаларны да ияртә белә торган чуар йөрәкләр булганда килә. Әлеге җаваплы рольне коллектив җитәкчесе, яшь табиб, теш кую бүлеге мөдире Рәмзия Гәрәева алган. Аның оештыру сәләте, иҗади инициативасы, эшлекле энтузиазмы соклануга лаек. Гүзәл мавыгулары аңа гомер буе юлдаш булсын!" Әлеге смотр-концертта һәм аннан соң да күп мәртәбәләр беренче урынны яулаган район үзәк хастаханәсе коллективының оештыручысы, режиссеры һәм алып баручысы Рәмзия Гәрәевага атап әйтелгән бу сүзләр фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер. ... 1977нче елда Мамадыш район үзәк хастаханәсенә теш технигы булып кайткан кыз кичләрен спирт заводы мәдәният йортында театр уйнарга йөри. Яшь режиссер Сәйдәш белән шунда танышалар. Әлеге юнәлештә эшләүче табиблар аз булу сәбәпле, Рәмзиягә югары белем алырга тәкъдим ясыйлар. Ул Казан медицина институтына юл тота. Караса, Сәйдәш тә килгән. Бер елдан студент-стоматологлар гаиләсе барлыкка килә. Уллары Айрат тулай торакта тәпи китә. Эшли-эшли укыйлар. 1985 елда аяусыз чир яшь ирне аяктан ега. "Туганнарыгызны чакыртыгыз!"-дигән сүзне ишеткән Рәмзия, теше-тырнагы белән үлемгә каршы баса, бер-бер артлы җиде операция кичергән, коры сөяккә калган ирен Казан хастаханәсеннән Мамадышка алып кайта. Кунакханәнең бишенче катындагы кечкенә бүлмәдә яши башлыйлар. Ике яшь бала, урын өстендә инвалид ир, эшкә дә өлгерергә кирәк. Мәхәббәтне калкан итеп, ут-су, җиз торбалар аша бергә кичкән гаилә бу. Каенанасын, каенатасын тәрбияли, авырып киткән каенсеңлесен дә үзләренә алып килә Рәмзия һәм туганнарыннан иң зур бәяне ала: "Безнең апай-МЧС!" Соры тормыш мәшәкатьләреннән арынып, сәхнәгә менәргә дә өлгерә. Үзе генә түгел, һәркайда-җиңүчеләр командасы белән. Шулай бервакыт кызы Айгөл катнашкан КВН командасы чыгышын карарга мәктәпкә килә. "Синең буш вакытың һәм синең сәламәтлегең" юнәлешендә үтүче бәйгедә нәкъ менә аның эшенә кагылышлы сораулар да була. Карап-карап тора да, соңыннан команда әгъзаларына үзенең киңәшләрен, фикерләрен җиткерә. КВН командасы белән дуслыгы шулай башлана аның. "ВО!" ("Внутренние органы")ның республика күләмендә яулаган уңышлары райондашларга яхшы мәгълүм. Җырчы Айгөл Гәрәеваның җиңүләре дә. Шәһәребезнең Майская урамы җәйләрен чәчәкләргә күмелә. Гәрәевларның капка төбе, урамда гына түгел, шәһәребезгә үрнәк. Өч-дүрт ел рәттән конкурста җиңеп чыктылар алар. Ә чәчәкләр-күңел халәте. Рәмзия Юрисовна әти-әнисенә менә дигән игелекле кыз, туганнарына-апа, балаларына, оныкларына- (дүртенчесе Тимур аның юбилеена иң зур бүләк!) сөекле әни, әби, иренә гомерлек тиң яр, эшендә һәркем өчен җан атучы мөдир. Энҗедәй тешләр ясап биргән табибка меңләгән райондашыбыз рәхмәтле. Адәм баласына бу дөньяда тагын ни кирәк? Ул-бәхетле һәм җиңелмәс шәхес!

Алсу Дияр

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: