Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бездә кар да чистарак

"Мөстәкыйль балалар мамадышлыларны Яңа ел бәйрәменә ясалма чыршылар сатып алырга чакыралар. Россиядә - Әйләнә-тирә мохитне саклау, Татарстанда Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик культура еллары тәмамлана. Районыбызда да аның барышында шәһәребез һәм авылларыбызны төзекләндерү буенча киң колачлы эшләр башкарылды. Йомгакларына багышлап, район мәдәният йортында экологик форум да үткәрелде. Ул мәктәпләрдә "Чисталык...

"Мөстәкыйль балалар мамадышлыларны Яңа ел бәйрәменә ясалма чыршылар сатып алырга чакыралар. Россиядә - Әйләнә-тирә мохитне саклау, Татарстанда Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик культура еллары тәмамлана. Районыбызда да аның барышында шәһәребез һәм авылларыбызны төзекләндерү буенча киң колачлы эшләр башкарылды. Йомгакларына багышлап, район мәдәният йортында экологик форум да үткәрелде. Ул мәктәпләрдә "Чисталык дәресләре"ннән башланып киткән иде. 2нче лицейдагысында катнашып, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, министрлыкның Кама алды территориаль идарәсе начальнигы Наил Гарипов һәм муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов мөгаллимнәр белән укучыларның белем дәрәҗәләрен, эрудицияләрен югары бәяләделәр. Форум уңаеннан мәдәният йорты фойесына укучылар арасында үткәрелгән рәсемнәр, плакатлар, иншалар конкурсларында катнашучыларның эшләре урнаштырылган иде. Яңа ел елкасы да төрле вариантларда тәкъдим ителде һәм алар кул астындагы материаллардан эшләнгән иде. Ә "Мәстәкыйль балалар" проектында катнашучылар елкага чыршыны урманнан кисеп табигатькә зыян китермәскә, кибетләрдән ясалмасын сатып алырга чакырдылар. "Экология елы дәвам итәргә тиеш. Һәр елны шәһәребезне һәм авылларны чиста тотыйк. Мамадышыбыз биш ел рәттән республикада иң төзек шәһәр булып табыла, Россия күләмендә дә өченче һәм икенче урыннарны яуладык. Бу уңышларыбыз дәвамлы булсын,"-диде районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов. Рөстәм Камалов табигатебезне савыктыру юнәлешендә республикада бара торган эшләрне киң яктыртып узды, "Мамадышта кар да чистарак,"-диде. Форумда иң яхшы авыл җирлекләре, мәктәпләр, предприятиеләр, конкурсларда җиңгән укучылар, торак милекчеләре ширкәтләре, шәхси хуҗалыклар да бүләкләргә, акчалата премияләргә лаек булдылар. Җәмгыятькә экологик тәрбия бирүдә һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чараларда актив катнашканы өчен, хезмәттәшебез-"ТАТМЕДИА" ААҖнең "Нократ" мәгълүмат-матбугат филиалы директоры урынбасары Минневәрис Мингалиев та муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев