Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без һәрвакыт Сезнең белән!

Узган ел җирле матбугат хәбәрчеләре журналистлар өчен уздырылган алты конкурста 11 бүләккә лаек булдылар. "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Нократ" (Вятка") мәгълүмат-матбугат филиалының һәр хезмәткәре билгеле бер уңышка ирешкән булыр иде. Район газетасының, радиосының, телевидениесенең узган елгы эшчәнлеге һәм 2013нче елга планнары турында журналистлар үткән атна җомгасында сөйләделәр. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислеге...

Узган ел җирле матбугат хәбәрчеләре журналистлар өчен уздырылган алты конкурста 11 бүләккә лаек булдылар. "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Нократ" (Вятка") мәгълүмат-матбугат филиалының һәр хезмәткәре билгеле бер уңышка ирешкән булыр иде. Район газетасының, радиосының, телевидениесенең узган елгы эшчәнлеге һәм 2013нче елга планнары турында журналистлар үткән атна җомгасында сөйләделәр. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислеге астында киңәшмә ике сәгать барды. Әлеге вакыт эчендә ул коллективның тәкъдимнәрен һәм үтенечләрен тыңлап кына калмады, ә үзе дә укучылар һәм тыңлаучылар аудиториясен арттырырга мөмкинлек бирә торган кайбер идеяләрнең авторы буларак чыгыш ясады. Бу юнәлештә каләм осталары тарафыннан да актив эш алып барыла. Бүген аларның иҗат җимешләрен Интернеттан файдаланучылар да бәяли ала. Алар арасында Франция, АКШ, Кытай, Нидерланд, Польша кебек илләрдә яшәүчеләр дә бар. Мамадыш журналистлары объектив күзәтүчеләр һәм мәгълүмат куючылар кына түгел, 2012нче елда алар башкаларны да үзләре турында сөйләргә мәҗбүр иттеләр. "Нократ дулкыннары" радиосының 10, газетаның 95 еллыгына багышланган "Хәзер җырлыйм" дуэтлар конкурсы иң якты мәдәни чараларның берсе булды. Ә 6нчы февральдә район газетасы үзенең туган көнен билгеләп үтә. 95 еллык туган көнен ул матур һәм яшь булып каршылый. Аның төсле булып чыгуы данлыклы дата белән түгел, перспективасы белән бәйле. Дәвамын көтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев