Нократ

Без ничек Болгарда ачык һавада хан мунчасына кердек

Тарих имди 2013нче елның 4нче октябрендә без, Мамадыш журналистлары, изге Болгар җиренә аяк бастык. Җомга көн иде бу. Күркәм гадәт буенча безнең коллектив ел саен кая булса да сәяхәткә кузгалып, бер җилләнеп кайта. Без Свияжскта, Раифа монастыренда, Биләрдә, Казанда, Чаллыда булдык, тарихи урыннарны барладык, концерт-спектакльләр карадык. Быел, директорыбыз Светлана Ханова...

Тарих имди 2013нче елның 4нче октябрендә без, Мамадыш журналистлары, изге Болгар җиренә аяк бастык.

Җомга көн иде бу. Күркәм гадәт буенча безнең коллектив ел саен кая булса да сәяхәткә кузгалып, бер җилләнеп кайта. Без Свияжскта, Раифа монастыренда, Биләрдә, Казанда, Чаллыда булдык, тарихи урыннарны барладык, концерт-спектакльләр карадык. Быел, директорыбыз Светлана Ханова җыеп, кайсы тарафларга юл тотарга теләвебез белән кызыксынгач, бертавыштан: "Болгар!"- дидек. Җомга көнне 87нче һөнәри көллият шоферы Александр Пестряков автобусын редакция каршына иртән-иртүк китереп куйган иде инде. Ерак юлга кузгалдык. Чит районнарны, көзге урманнарны, инеш тулы каз-үрдәкләрне карый-карый, Чулман елгасын, Саенкан тауларын кичә-кичә, шаян сүз, җыр, тәмле ризыклар белән бер-беребезне сыйлаша-сыйлаша барып, дүрт сәгатькә сузылган юл сизелми дә калды. Телефон аша алдан ук сөйләшенеп куйган экскурсовод Неля-Наилә Галимуллина безне колач җәеп каршы алды.

Мондадыр безнең бабайлар

Күп гасырлар буена Болгар хәрәбәләре кемнәрнең генә игътибарын җәлеп итмәгән дә, кемнәрне генә уйларга салмаган. Язарына азык эзләп йөрүче шагыйрьләр, кабер саклаучы мөҗәвирләр, борынгылар истәлегенә гыйбадәт кылырга килгән мосафирлар җыйнала торган була. 1722 нче елда Петр I килгәндә анда җимерелеп бетмәгән 70тән артык бина була бит әле. Ул болгар истәлекләрен сакларга кирәклеге турында кайгырта. 1768нче елда Екатерина II килгәндә ул хәрәбәләр 44кә калалар. Казан университетының инглиз теле укытучысы, борынгы шәһәрләр тарихы белән кызыксынучы Эдуард Турнерелли 1830 еллар азагында Болгарга сәяхәт ясагач: "Шушы җимерелгән шәһәр уртасында басып торганда һәм үткән белән хәзерге заман турында уйлаганда, күңелне газаплы уйлар басып алды. Хәрәбәләргә бер күз сирпеп алу тарихның дәһшәтле чорларын мең төрле фәлсәфи фараз кылуга караганда да тизрәк күз алдына китереп бастыра. Бу тойгы йөрәкләрнең түренә үтә һәм безне үзебез турында уйланырга мәҗбүр итә. Заманында бу диварлар менә хәзер безнең кебек тормыш белән кайнап торганнар, ә хәзер көлгә әйләнгән, онытылган, ташланган..."-дип язып калдыра. Озак яталар шул ишелеп, мүкләнеп, җан көеге булып. Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев җитәкләгән "Яңарыш" фонды биредә инде ничә еллар куәтле торгызу эшләре, төзелешләр алып бара, реставрация ясый. Яңартырлык, торгызырлык, күз карасы кебек сакларлык, киләчәк буыннарга тапшырырлык әйберләр, шөкер, күп. Җуелмаслык эз калдырган бу шәһәр тарих-архитектура музей-тыюлыгы дип игълан ителгән, сакланып калган тарихи һәйкәлләр өлешчә торгызылды, музейлар эшләп тора. Шәрыктән килгән фәрман Шәрык илләре белән тыгыз икътисади һәм мәдәни багланышлар Болгар җирендә ислам диненең бик иртә үтеп кереп таралуы гарәп язма культурасының һәм мәдәниятнең чәчәк атуына китерә.

Кол Галинең ислам мәдәнияты алтын фондына кертелгән "Кыйссаи-и-Йосыф"ы- саф мәхәббәт, дуслык, туганлык, татулык, иман байлыгы кебек төшенчәләргә югары бәя бирелгән әсәр. Фән һәм мәдәният искиткеч алга киткән. Кабер ташлары Төньяк төрбәгә урнаштырылган кабер ташлары күргәзмәсе миндә мондый ук кызыксыну тудыры дип уйламаган идем. 1732нче елда Болгардагы монастырь өчен таштан яңа чиркәү салына. Шушы Коръән аятьләре белән бизәлгән, шигъри телле, тирән эчтәлекле, искиткеч оста ясалган ап-ак кабер ташларының күбесе ...чиркәү нигезен салырга һәм идәнен түшәргә китә. Успенское чиркәвендә хәзер музей. Экскурсовод тагын-тагын кабатлады. Алынып беттеләр инде. Күчермәләр генә болар. Наилә ханым сүзен ерак тарихтан башлады.

YII-IХ гасырларда Урта Идел буйларына төрки телле, ярымкүчмә болгар кабиләләренең килеп утыруы, Кубрат хан җитәкчелегендә Бөек Болгар дәүләте төзүләре, аларның хәрби яктан оешканлыклары, дәүләтнең чәчәк атуы, 922нче елда Болгарның ислам дине кертүе һәм аның рәсми дәүләт диненә әйләнүе, Багдад хәлифәтенең моны тануы, Х йөз гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадланның язмалары, дәүләтнең алгарыш кичерүе, дөньяга танылуы, 1236нчы елда денсез татарлар-монгол гаскәрләренең аны җимерүе, 1431нче елда Мәскәү кенәзе Василий икенченең гаскәр башлыгы Федор Пестрыйның шәһәрне бөтенләй җир белән тигезләве, башкаланың Казанга күчерелүе турында җентекләп, тарихи документлар белән ныгытып, дәлилләп, образлы итеп сөйли дә сөйли.

Кара пулат

-Безнең көнгәчә шәһре Болгарның сакланып калган иң күркәм һәйкәлләренән берсе бу. Декоратив аркалар, тәрәзәләр арасында нәкышлап эшләнгән чәчәкле бизәкләр, капительле ярым терәкләр, гөмбәз нигезендәге, тәрәзәләр аралыгындагы сталактитларга игътибар итегез. Бу әлеге бинаның гына түгел, ә гомумән болгар монументаль архитектурасының шактый югарылыкка ирешүен күрсәтүче дәлилләр!-ди ул. Исем китеп карап торам. Менә бит нинди югарылыкка ирешкәннәр. Исем китеп карап торам. Монысы- бер хәл. Риваятьләрдә биредә хөкем сарае булган, өч казый ян-яклардагы өч ишектөн чыгып, халыкның фикерен белгәннәр һәм хөкем залына яңадан кереп ул фикерне ханга җиткергәннәр имеш. Аксак Тимернең һөҗүме вакытында Болгар ханы Габдулла гаиләсе белән бирегә кереп кача. Бинаны агач белән әйләндереп алып, ут төртәләр. Барысы да янып үлә. Төтен таралгач, дошманнар гөмбәз өстендә ак күлмәкле кыз күрәләр. Ул фәрештә кебек күккә аша, икенчесендә янып торган бүрәнәләр өстенә сикерә... Шул вакыйгадан соң дивар сөремләнеп , каралып кала... Биредә һәр карыш җир тарих белән сугарылган, һәр адым дога сорый. Шагыйрьләре белән билгеле. Никтер быел Мамадышның туган көнендә паркта җирле шагыйрьләребезнең шигырь укыганы күз алдымнан үтте. Шактый җыелганнар иде. Табиб йортында иске татар имлясында язылган язылган китаплар медицинаның ни дәрәҗәдә алга китүе турында сөйли. Архитектураны катып калган музыка диләр.

Ага базар Иделкәйгә агып киткән

Байлыкның чиге булмый. Төрле ювелир әйберләре һәм хәзинәләр табылган. Гаҗәеп нечкә эшләнешле, нәфислеге белән күпләрне таң калдыра. Алтын-көмеш савытлар, акбүз атлар, булат кылычлар, келәмнәр, затлы тиреләр, ашлык, бал, чикләвек, Болгар күне даны еракларга китә. Урта Азиядә яхшы күнне әле дә болгар күне дип атыйлар ди. Әнә Ага базарга Урта Азия, Мисыр, Багдад, Кытай, Һиндстаннан товарлар китерелгән дип сөйли. (Мин быел Казанда Һиндстан ярминкәсеннән аларның яулыкларын, күлмәкләрен, чәйләрен, бизәнү әйберләрен бик ошатып сатып алдым һәм киеп йөрим. Кызык: менә без аларга бүгенге көндә нәрсә алып барып сата алабыз икән?!) Кара һәм кызыл пулат, төрбәләр, хан мәчете, Кече манара, Успенское . -Декоратив аркалар, тәрәзәләр арасында нәкышлап эшләнгән чәчәкле бизәкләр, капительле ярым терәкләр, гөмбәз нигезендәге, тәрәзәләр аралыгындагы сталактитлар әлеге Кара пулатның гына түгел, ә гомумән болгар монументаль архитектурасының шактый югарылыкка ирешүен күрсәтүче дәлилләр!-ди Наилә ханым. Менә бит нинди югарылыкка ирешкәннәр.

Мунчага да кердек

Без басып торган урын мунча булган имеш. Аның төньяк өлеше, үзе ике якка бүленеп, ял итү һәм чишенү урыннары булып хезмәт иткән. Көньяктагы аерым зур бүлмәләрдә мич һәм таштан уеп ясалган казаннар урнашкан булган. Аннан үзәк залга идән астында эшләнгән юллар буйлап җылы һава, ә стеналар эченә ясалган балчык һәм тимер торбалар буенча су килгән. Үзәк юыну бүлмәсенең уртасында фонтан (!) булган. Мунча салуга таләпчәнлек, андагы архитектур төгәллек-болгарлардагы чисталыкның бер чагылышы. Суык җил әллә кайсы җирләрдән тәнгә үтеп кереп, дерелдәтә башлады. Мунчада шәп инде ул...

Ак мәчеттә

Менә өч ел инде рәттән мин бирегә җыенга-мөселманнарның Европа һәм Себер өлеше дини нәзарате мөфтие шәйхелислам Тәлгать Таҗетдингә ияреп тәүбә итәргә барам. Бу гамәлне бидгать диючеләр дә бар. Дөньяның төрле кыйтгаларыннан, Россия төбәкләреннән җыелган татарларның күплеген күреп куанам, ата-баба җирен ничек зурлавына сокланам, никадәр кеше бергәләшеп Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәрен кабатлый, бергәләп дога укый бит. Мин тарихчы да, җәмәгать, дин эшлеклесе дә түгел, ә бүгенге елъязманы теркәүче, күңелендә иман нуры кабынган журналист кына. Минем күзлектән караганда дини, милли яңарышның искиткеч бәйрәме бу. Без, газетаны версткалаучы Фирая Мингалиева белән әлифне таяк дип беләбез хәзер. Соңгы өч елда Болгар җыеныннан да калган юк. Бүгенкилгәч, гыйбадәт кылырга кирәклеген аңлыйбыз. Каранып, уйланып йөри торгач, өйлә җитә язган. Экскурсия әле тәмамланмады. Сорадык та, икебез юнәлешне үзгәрттек. Йөгерә-йөгерә Ак мәчеткә килеп керүебез булды, азан тавышы яңгырады. Өлгердек бит! Дога кылдык. Ата-баба рухына багышлап дога кылдык. Һәр атнада төрле район имамнары килеп вәгазь укый, Бүгенгесен Арча районыннан килгән диделәр. Хатын-кызлар ягында алты, ир-атларда унбишләп булгандыр. Бу мәчетне ачу тантанасы шаһите булдым , халык чират торып керде, аяк басар урын юк иде. Җайга салыныр, Алла теләсә. Без чыкканда автобус килеп туктаган иде. Мәчеткә барысы да керделәр. Карадылар. Кызыксыну көчле әлбәттә. Тынлык, матурлык. Фотоларга төштеләр. Алла теләсә, гыйбадәткә дә Дингә өндәү бар, көчләү юк. Иман нуры бар йөзләрендә. Каләм изгегә тарта бит ул.

Вакыт безне сайлады

Ата-баба рухына дога кылырга дип киләбез. Сувенирлар, Икмәк музееннан мичтә пешерелгән түгәрәк ипи сатып алдык. Килеп туктау өчен менә дигән пристань, елыйсы түгел, ә җырлыйсы килә. Догаңны кыл. Туристларны тартырга. Яшәргә чәчәк аттырырга бу изге җирләрне. Яңарыш кичерә. Үткәннәрне сагынып, кайгырып утыра торган заманнар узды. Үткән эшкә-салават, без ул заманнарда яшәмәдек. Без бүгенге чорда яшибез. Кулга кул тотынып алга, яктылыкка, мәгърифәткә юл тотарга кирәк. Без-бүгенге көн өчен җавап бирүчеләр. Ягез, цивилизациягә йөз тоткан Татарстаныбыз тамырдан яңарыш кичерә. Идел ярында шундый урын бар. Кая соң ул осталар. Дөньядагы иң зур Коръән китабы урнаштырылган музейда басып торабыз. Изге китапКитап аларның күңел түрләрендә булган, адым саен гамәл кылганнар. Габдрахман сәхәбә коесы янына тагын барып җитеп булмады. Пристаньдәге музейга төшәргә дә өлгермәдек. Сау бул, без сиңа әйләнеп кайтырбыз әле, Болгар! Барган саен яңа уйлар, кичерешләр белән кайтам мин аннан.

Айгөл Әхмәтшина, "Нократ дулкыннары" телерадио хәбәрчесе-дикторы:

-Минем Болгарда беренче тапкыр булуым. Тик мондагы һәр нәрсә күңелемә шулкадәр якын-үземне Болгар дәүләте туташы итеп хис иттем. Азан әйтә торган манарага менеп, тирә-юньгә күз салдым. Андагы хозурлык, матурлык... Барысы да уч төбендәге кебек күренә. Музейда күргән татар орнаментлы суфьян читекләрне кияр, толым очымда зыңлап торучы чулпыларны, нәкышлы алтын-көмеш алкаларны, беләзекләрне тагар, киенүдә, мөмкинлек булса, шул стильне сайлар идем. Күңелемдәге татар кызы образын тагын бер кат ныгытып кайттым.

Рөстәм Латыйпов, тәрҗемәче:

-Мин Болгарда 1984нче елда бер булганым бар иде. Самолет белән дусларга кунакка бардым. Ниндидер аунап яткан кара ташлар гына истә калган. Аерма-җир белән күк арасы. Безнең тарихның Мисыр пирамидалары белән чагыштырырлык истәлекле урыннарына мин хәзер бөтенләй башка күзлектән карадым. Уйланырлык нәрсәләр күп. Сәяхәт бик күңелле булды. Тәэсирләр искиткеч.

Раил Хөснетдинов, чыгарылыш инженеры

-Борынгы бабаларыбыз яшәгән урынны күптәннән барып күрергә хыялланып йөри идем. Болгар турында күп ишеткән, укыган бар, барып җитә алган гына юк. Барысы да яхшы, кызыклы булды. Көн суык, юлы ерак булуы гына алҗытты бераз. Мин үзем-Кече Кирмән егете. Безнең тирәдәге Кирмәнчек шәһәренең дә тизрәк шундый туристик үзәккә әверелүен телим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: