Нократ

“Берәүнең сигез чебие дә юк бит”

Кызларның әдәпсезлегенә шаккатам. Аларның кайберләре (күпчелеге түгел микән әле) егет белән танышкан көнне үк "яратам" дип, никахсыз килеш сафлыкларын югалтып, гомерлек хата ясыйлар. Әти-әниләренә әйтеп тә тормыйча, "гражданский брак" дип егет белән яши башлыйлар. Ислам һәм христиан динендә андый никах юк. Шулай яшәү ярый дип кайда язылган ул? Шушындый кыска...

Кызларның әдәпсезлегенә шаккатам. Аларның кайберләре (күпчелеге түгел микән әле) егет белән танышкан көнне үк "яратам" дип, никахсыз килеш сафлыкларын югалтып, гомерлек хата ясыйлар. Әти-әниләренә әйтеп тә тормыйча, "гражданский брак" дип егет белән яши башлыйлар. Ислам һәм христиан динендә андый никах юк. Шулай яшәү ярый дип кайда язылган ул? Шушындый кыска гомерле "брак"лардан туган балаларның ахырда иргә дә, хатынга да кирәкләре калмый, аларны ташлап китәләр.
Мин мәктәптә укыганда әхлакый, патриотик тәрбия көчле иде. Туган авылым Уразбахты мәктәбе директоры Хәлимә апа Каюмова кызларны, малайларны аерым җыеп, тәрбия сәгатьләре үткәрә иде. Ул чакта класста 30ар бала идек бит, 30 төрле акыл-холык! Укытучыларның, әниләрнең тәрбиягә ничек зур игътибар бирүләрен дәлилләгән бер вакыйганы бәян итим әле. Харрас Әхмәтшин дәресендә мин бирелеп рәсем ясап утырганмын. Укытучыбыз: "Өйләренә бар да, әтисен йә әнисен алып кил", - дип, бер баланы безгә җибәргән. Йортыбыз мәктәп янында гына. Бераздан класска әни килеп керде һәм мин кыпкызыл булдым. Харрас абый мине такта янына чыгарып бастырды, рәсемемне тактага элде дә: "Минем дәресемне тыңламыйча менә нәрсә ясап утыра ул", - дип, әни һәм классташларым алдында мине оялта башлады. Әни рәсемне карады да, Харрас абыйга: "И, мөхтәрәм укытучы, карале, бу балада рәсем ясау таланты икән бит, шуны күрсәтергә чакырдыңмы? Әйе, үстерергә кирәк бу сәләтне", - дип, мине үсендерде. Харрас абый да елмаеп куйды. Ә әнинең тәрбия чарасы өйдә булды. Мин: "Харрас абыйның дәресе миңа кызык түгел, шуңа рәсем ясадым", - дип акланырга маташтым. Әни: "Кызык булмаса да тыңлап утыр!" - дип, әй, орышты. Бу миңа гомерлек сабак булды. Әгәр әни дә укытучыга кушылып мине ачуланган булса, икенче көнне мәктәпкә барасым да килмәс иде. Ә без бит әнигә сигез бала идек. Ул безне орышканда: "Берәүнең сигез чебие дә юк бит", - дип ачулана иде. Безгә күркәм тәрбия биргән укытучыларыбызга, әти-әниләребезгә рәхмәт.
Фирая МИНГАЛИЕВА.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: