Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беркетмә дә куркытмый

Административ комиссия үзенең күчмә утырышын Усалида үткәрде һәм ундүрт беркетмә карады. Авыл җирлеге җитәкчелеге 1нче Май бәйрәмендә капка төпләрен җыештырырга кушып, юкса беркетмәләр төзеләчәге турында кисәтеп белдерүләр элә. Кемдер өй каршыларында торган утыннарын, төзелеш материалларын ишек алдына, бакчасына кертеп куя, кемнеңдер исе дә китми. Озак та үтми, полициянең участок уполномоченныйлары...

Административ комиссия үзенең күчмә утырышын Усалида үткәрде һәм ундүрт беркетмә карады. Авыл җирлеге җитәкчелеге 1нче Май бәйрәмендә капка төпләрен җыештырырга кушып, юкса беркетмәләр төзеләчәге турында кисәтеп белдерүләр элә. Кемдер өй каршыларында торган утыннарын, төзелеш материалларын ишек алдына, бакчасына кертеп куя, кемнеңдер исе дә китми. Озак та үтми, полициянең участок уполномоченныйлары ундүрт хуҗалыкка Усали авыл җирлегенең Торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзеп китә. Өч атнадан соң муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә, үзенең күчмә утырышын әлеге авылда уздырды. Беркетмә төзелсә дә, кайберәүләр капка төпләрен җыештырырга ашыкмаганнар икән әле. Республикада бара торган санитар чистарыну һәм җыештыру буенча икеайлык та, әйтерсең, аларга бөтенләй кагылмый. Кисәтү ясарлар да китәрләр, дип өметләнүчеләр дә булган икән. Әмма хәзер Татарстанның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3,6нчы маддәсендә кисәтү бөтенләй каралмаган, штрафы да 2000нән 3500 сумга кадәр. Комиссия һәр беркетмәне җентекләп өйрәнеп, барысына да административ чаралар күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев