Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бергәләп күңел ачыйк

Соңгы елларда Шәһәр һәм Республика көннәрен Совет урамында билгеләп үтәргә күнегеп беткән идек. Быел бәйрәм 25нче август, шимбә көнне, башка урыннарда һәм үзенчәлеклерәк узачак. 11.00 сәгатьтә веломарафончылар бәйрәм чараларына старт бирә. Алар аерым маршрут буенча шәһәр урамнарын әйләнәләр; 13.00-көрәш буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә милли көрәш бәйгеләре; 14.00-ипподромда пляж...

Соңгы елларда Шәһәр һәм Республика көннәрен Совет урамында билгеләп үтәргә күнегеп беткән идек. Быел бәйрәм 25нче август, шимбә көнне, башка урыннарда һәм үзенчәлеклерәк узачак. 11.00 сәгатьтә веломарафончылар бәйрәм чараларына старт бирә. Алар аерым маршрут буенча шәһәр урамнарын әйләнәләр; 13.00-көрәш буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә милли көрәш бәйгеләре; 14.00-ипподромда пляж волейболы; 16.00-"Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында-1996-97 елларда туган кызлар-егетләр арасында җиңел атлетика ярышлары һәм Нократ яр буенда балалар өчен "Әкият иле" бәйрәме; 16.00-20.00-Нократ елгасында катерларда йөрү; 17.00-20.30-Совет урамында коррекцияләү торак-мәктәбе янында армспорт (ирләр һәм хатын-кызлар арасында), халык уеннары, стритбол, турникта тартылу, гер күтәрү, өстәл уеннары; 17.00-район мәдәният йорты спорт залында-өстәл теннисы һәм Нократ яр буенда машина тартышу; 16.00-18.00-балыкчылар бәйгесе (малайлар, кызлар, хатын-кызлар); 17.00-20.30-Совет урамында "Дуслык ишегалды" эше, фольклор концерты; 17.00-21.00- Совет урамында "Арарат" кафесы янында караоке мәйданы; 17.00-21.00-Нократ яр буенда "Туризм үзәге" презентациясе; 18.00-23.00-район мәдәният йорты каршындагы мәйданда үзешчән сәнгать концерты; 18.00-Нократ яр буенда үзешчән сәнгать концерты; 18.00-18.30-Нократ яр буенда джигитовка (атларда күрсәтмә чыгышлар); 18.30-Нократ яр буенда аквабайк-шоу; 18.00-21.00-Нократ яр буенда чишмә янындагы мәйданда "Балыкчы ишегалды"нда бушлай балык заводы ухасыннан авыз итү; 19.00-Нократ яр буенда бәйрәмне тантаналы төстә ачу; 20.00-21.00- Нократ яр буенда квадроцикллар; 20.00-23.00- Нократ яр буенда татар эстрадасы йолдызлары чыгышы: Раяз Фасихов, Илдар Әхмәтов, Эльмира Сөләйманова, Ильмира Нәгыймова, Мурат Гайсин; 22.00- Нократ яр буенда бәйрәм салюты; 22.00-23.30- Нократ яр буенда дискотека.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев