Нократ

Бергә уздык Совет урамын

Әлеге сәхифәбездә Мамадыш тарихына багышланган язмалар урын алачак. Өлкәннәр безне узган гасыр урамнары буйлап йөртәчәк. АЛСУ ДИЯР Стенд җанланды Тугызынчы дистәсен ваклаучы шәһәрдәшебез Габдулла Ясәвиев Совет урамы буйлап һава сулап йөргәндә кисәк кенә минем кызыклы юлдашыма әверелде. Һәр сүзен уйлап, үлчәп кенә сөйләшүче бу абзыйның гомер буе дәрәҗәле урыннар биләгән...

Әлеге сәхифәбездә Мамадыш тарихына багышланган язмалар урын алачак. Өлкәннәр безне узган гасыр урамнары буйлап йөртәчәк.

АЛСУ ДИЯР

Стенд җанланды

Тугызынчы дистәсен ваклаучы шәһәрдәшебез Габдулла Ясәвиев Совет урамы буйлап һава сулап йөргәндә кисәк кенә минем кызыклы юлдашыма әверелде. Һәр сүзен уйлап, үлчәп кенә сөйләшүче бу абзыйның гомер буе дәрәҗәле урыннар биләгән (район мәгариф бүлеге мөдире, балалар йорты директоры, ярдәмче торак-мәктәп директоры) искиткеч зыялы кеше икәнен белә идем. 95 еллык тарихы булган редакция музеендагы стендта да фотосы күзгә чалынганы бар. Шул турыда сөйләшеп киттек. Чыннан да, 1961нче елның апрель аенда ул редакциягә мөхәррир урынбасары булып урнаша. Тик редакцияне тиздән Алабуганыкы белән берләштерәләр. Мөхәррир Кәрим Сафин шунда китә. Коллектив таркала. Берничә елдан районнарны эреләштерү кампаниясенең дөрес булмаганлыгы ачыклана, Кәрим Сафич яңадан Мамадышка кайтарыла. Ә Габдулла Ясәвиев балалар йортында директор вазыйфасын үти башлый, аннары ярдәмче торак-мәктәпне 26 ел буе җитәкләп, лаеклы ялга озатыла. Бүген без аның белән узган гасыр уртасындагы Мамадышыбызның Совет урамы белән бәйле хатирәләргә, биналарга, шәхесләргә күз салдык.

Хыялдагы ак пароход

1944нче ел. Түбән Ушма малае Габдулла Мамадыш педучилищесына укырга керә. "Хәзер анализлап утырам: безгә ай саен стипендия, икмәк карточкасы бирәләр, буфеттан көн саен ипи алырга мөмкин. Ә без көнне-төнгә ялгап укыйбыз, җәмәгать эшләре белән актив шөгыльләнәбез. Сүз сугыш чоры турында бара бит!"-дип тәкърарлап куя Габдулла ага. Аяк асты тайгалак булганлыктан Ясәвиевларның өйләренә кердек. Тагын да шәп: ике әңгәмәдәшебез -хатыны Клара Хәбибулловна һәм аның сеңлесе Мәскәү кунагы Венера Гәләүевна тарихи сәяхәтебездәге һәр адымыбызны энә күзеннән үткәреп тордылар. Өчесенең дә хәтеренә яхшы уелган җир-икмәк кабул итү предприятиесе янындагы агачтан ясалган җәйге кинотеатр. "Укытучыларның август педагогик конференциясе, гөр килеп, ел саен шунда уза иде," -диләр. Һәр язда Нократ ярына килгән ак пароходны каршыларга ашыгып төшүләре дә әле дә исләрендә. Дебаркадерны бик юксындылар. "Пожарканың икенче катындагы Пионерлар йорты Мамадышның ничә буын баласын тәрбияләүгә лаеклы өлешен кертте. Каршы яктагы бакчада Мазилов дигән кеше җитәкчелегендә "Яшь натуралистлар" станциясе ниләр генә үстерми?! Үзенең хезмәт җимешләрен күргәзмәгә куя, аны карарга бөтен район килә иде",-ди Клара апа... Мамадышта Троицск җимергәндә кыңгыраулары җиргә төшкәч тәрәзә пыялаларының зыңгылдап коелуы турында әниләре сөйләгән хатирәләрне яңарттылар. "Спартак" бинасы янындагы элеккеге музейдагы зур поши һәм җәен балыгы карачкылары; район мәдәният йорты урынындагы стадионда демонстрацияләр, футбол матчлары узуы, кышын шугалак, чаңгы юлы ясалуы, мәктәп укучыларының бергәләшеп Пузанкага агач утыртулары; 1960-61нче елларда район мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгәндә СЭС баш табибы Раиф Әхмәтҗанов белән беренче мәктәпне салырга җир эзләп йөрүләре; хәрби комиссариат янындагы автомотоклубта армия өчен водитель-призывниклар әзерләнүе; тагын бик күп кызыклы тарихи фактлар кинолента эпизодлары сыман хәтердә яңартылды.

Безнең замана кешеләре

Сөйләшә торгач, ул чорның халык хәтерендә калган легендар шәхесләре дә ачыкланды. "Мамадыштагы балалар йорты тәрбиячеләре Вера Абдулловна, Валентина Ивановна, Тамара Михайловнаны (кемнедер онытып калдырсам, алдан ук гафу үтенәм) чын-чынлап үз әниләре кебек яраталар иде. Инде күпме вакыт үткәннән соң да, ул балалар күрешергә ел саен Мамадышка юкка гына җыелмый, тәрбияче-аналарының каберенә тере чәчәкләр куймый торганнардыр",-ди Габдулла ага. Ул ятимнәрнең күбесе Ясәвиевлар гаиләсе белән дә һаман элемтәдә тора булып чыкты. Совет урамындагы бөтен районга бердәнбер булган даруханәне, аптекарь Матвеевскийны хәтерләми мөмкинме соң?! Пенснесын киеп куяр да, һәркемнең рецептын үзе тикшереп, диагнозда шикләнсә, кайбер пациентларны табиб янына кире җибәрергә дә күп сорамый. Читенсенеп торсаң: "Бар, хәзер мин аңа үзем шалтыратам!"-дип, җаваплый иде. Әйтерсең, сине үтәли күрә. Мәктәптә матур язу дәресеннән кергән хатыны мамадышлыларның ничә буынына каллиграфия серләрен төшендергән. "Ире үлгәч, аның панихидасында озатырга халык каршына бераз көттереп, үзен бик тәртипкә китереп, бизәнеп чыкты. Бик зыялы Мәскәү кешеләре иде алар",- дип куйды Венера ханым. "Без искиткеч кызыклы заманда яшәдек, пионер, комсомол булдык. Эшсезләр юк, иртәгәге көнгә ышаныч зур иде. Бүгенге көнебезгә дә шөкер итәбез. Аллаһы Тәгалә безгә озын тигез гомер, бәхетле картлык бирде, гомеребез заяга узмады,"-диделәр алар. Венера Гәләүевна өстәп куйды: "Минем бер аягым-Мамадышта, икенчесе-Мәскәүдә. "Одноклассники" челтәреннән дусларга туган шәһәремнең элеккеге һәм хәзерге фотоларын күрсәтәм дә, алар һәммәсе аһ итә, кайтып күрәселәре килә башлый. Менә әйтте диярсез: киләчәктә Мамадышыбыз туризм үзәгенә әвереләчәк әле!" Амин!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: