Нократ
  • Рус Тат
  • Бергә тарткан йөк җиңел була ул

    "Мин үземә эшлим" Ильвир Шәмсетдинов өч ел Казанда эшләгәннән соң, авылга, әти-әнисе нигезенә кайтырга карар кылган. Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаганнан соң башкалабызның "Горзеленхоз" оешмасында хезмәт куя ул. Гаилә дә корып җибәрә. Тулай торакта яши. -Яшьләр авылдан качканда, син, киресенчә, салага кайткансың. Моның сәбәбе нидә икән?...

    "Мин үземә эшлим"
    Ильвир Шәмсетдинов өч ел Казанда эшләгәннән соң, авылга, әти-әнисе нигезенә кайтырга карар кылган. Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаганнан соң башкалабызның "Горзеленхоз" оешмасында хезмәт куя ул. Гаилә дә корып җибәрә. Тулай торакта яши.
    -Яшьләр авылдан качканда, син, киресенчә, салага кайткансың. Моның сәбәбе нидә икән? - дигән соравыма ул:
    -Өч ел чамасы Казанда эшләгәч, кайтырга булдым. Анда 15 мең сум хезмәт хакы алдым. Нигә дип, кемгәдер эшләп, шуның кадәр суммага гына хезмәт куярга тиеш әле мин. Ә бүген мин үзем өчен эшлим. Авылда әтием Хәйдәр терлекләр асрау белән шөгыльләнеп карыйк, дигәч, озак уйлап тормадык. Тормыш иптәшем Рания дә ниятләремә каршы килмәде. Чөнки ул үзе дә авыл кызы - Түбән Соннан. Казан химия-технология институтын тәмамлады. Киләчәктә әтиләр нигезе белән янәшәдә генә үзебезгә йорт салырга исәп.
    Аларның өендә булырга насыйп булды миңа. Ул үзенең матурлыгы, пөхтәлеге, архитектурасы белән күзләрне камаштыра. Эченә килеп кергәч, үзеңне шәһәр фатирындагыдай хис итәсең. Ә бит моңа зур тырышлык куймыйча ирешеп булмый. Иртәдән кичкә кадәр маллар янында кайнашмыйча гаилә бюджетын калынаймаганын алар яхшы белә. Шәмсетдиновлар үз көчләре белән 2013нче елда 30х10 метр зурлыкта сарай җиткерәләр. Шул ук елны 100-150 килограмм авырлыктагы 90 баш үгез бозау алалар. Башкортостаннан алып кайталар аларны. Май аеннан ноябрьгәчә алар көтүдә йөртелә. Сугымга кадәр малларның авырлыклары 470-500 килограммга кадәр җиткерелә. Монда малларга бодайны пешереп бирүнең дә йогынтысы бар икән. Бүген Шәмсетдиновлар карамагында "икенче әйләнештәге" берничә дистә үгез бозаулар асрала. Алдагыларын суеп, сатып бетрегәннәр инде.
    -Мамадыштагы, Казандагы ярминкәләргә алып бардык. Шунысы сөенечле, барган җирдә бер кисәк ит тә калмый иде диярлек. Дөрес, бәяләрнең чикләнгән булуы бераз эчне пошырды, анысы. Шулай булуга карамастан, булганына шөкер итәбез, - ди Илвир.
    Моңарчы алар терлек азыкларын сатып алганнар. Якын киләчәктә үзләренең җирләрен булдыру. Бу мәсьәләдә проблема райондагы махсус хезмәтләр тарафыннан бюрократик мәшәкатьләрсез генә хәл ителер, дип ышанасы килә. Кем җирдә ихластан эшләргә ниятләгән, алар бернинди дә каршылыклар тудырылырга тиеш түгел, минемчә. Авылда эшләргә дип җиң сызганып кайткан Илвир Шәмсетдинов кебек егетләргә һәрвакытта да яшел ут кабынырга тиештер ул.
    Референдум кирәк ул
    Районыбызда узган ел уздырылган үзара салым җыю буенча референдумның файдасын авыллар "үз җилкәләрендә" татыдылар. Күпме юллар, урамнар, зират коймалары, чишмәләр һәм халыкка кирәкле булган башка объектларның йөзләре үзгәрде. Кызганычка каршы, Катмыш авыл җирлегендә әлеге чарада катнашырга тиешле гражданнарның 65 проценты гына акчаларын кызганмаган. Референдум үткәрелгәнче, җыелган акчаны зират коймаларын рәтләргә, авыл урманраын тәртипкә китерергә килешенгән булган. Сөбханалла, куелган максатлар гамәлгә ашырылган. Әгәр барлык кеше дә катнашкан булса, сумма тагын да күбрәк булып, башкарылган эшләрнең дә күләме шактыйга артыр иде. Шуңа күрә агымдагы елның 1нче мартында узачак чираттагы референдумда Катмыш җирлегендә яшәүчеләр активлык күрсәтерләр, дип ышанасы килә. Ни әйтсәң дә, бергә тарткан йөк җиңел була ул. Быел җыелган акчаны, нигездә, авыллардагы урамнарны рәтләүгә тотарга җыеналар.
    Иганәчеләр ярдәме сизелә
    Төбәктә кайбер үзгәрешләрдә кайбер изге күңелле кешеләрнең ярдәме сизелә икән. Нияз Шәметдинов Түбән Кыерлы авылында "Изгеләр чишмәсе"н яңартуда үзеннән зур өлеш керткән. Аны ачу тантанасында Бүрсет елгасы буенда Авыл көнен дә зурлап үткәргәннәр. Ул өстәмә 110 пайчы белән килешү төзеп, рәсмиләштерелмәгән 198 гектар җирне арендага ала. Узган көз аның тырышлыгы белән Түбән Кыерлы авылы янында сигез ел эшкәртелмәгән 400 гектар җирне җәй көне яхшылап эшкәртә һәм көзен анда арыш чәчеп калдыра. Үсентеләр яхшы гына тишелеп калган. Җирлек территориясенннән "М-:" трассасы уза. Катмыш авылының аскы урамыннан Кама урман хуҗалыгына таба асфальт юл уза. Ә үзәккә килүче 1,5 километр юл һәм авыл эчендәге урамнар таушалган хәлдә.
    Катмышның Киров һәм Ленин урамнарында Яр Чаллыда "Автотехник" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Рәмзил Хаҗиев ярдәме белән 600 метр озынлыктагы юл нигезе ныгытылып, аңа вак таш җәелә. Рәмзил әфәнде Катмыштагы бүгенге көндә авария хәлендә булу сәбәпле төп әурычын үтәмәүче мәдәният йортындагы физик һәм атлетик күнегүләр залын спорт инвентарьлары белән тәэмин иткән. Баскан авылында да иганәчеләрнең ярдәмен тоялар узган ел. Эшмәкәр Мирсәгыйть Галимов, "Айфара" төркеме егетләренең матди ярдәме белән авыл зиратының бер як коймасы һәм капкасы яңартыла.
    Тәвәккәлләр таш яра
    Катмыштан ике яшь егет Алмаз Мисбахов белән Роберт Вәлиәхмәтов үзләрен эшмәкәрлектә сынап карарга булганнар. Аларның икесенең дә соңгы эш урыны "Союздорстрой" җәмгыяте. Ниятләре - керамзит блоклар җитештерү.
    -Блоклар бүген күп җирдә җитештерелә бит. Клиентларыгыз булырмы соң? - дигән соравыма, Алмаз:
    -Башта товарга ихтыяҗны, сорауны өйрәнмичә эшкә тотынмыйлардыр, дип уйлыйм. Безнең ниятебезне ишеткәннәр бүген инде телефон аша кайчан эшне башлап җибәрәчәгебез белән кызыксыналар, - дип җавап бирде.
    Егетләрне оптимистлыгы сөендерә. Чөнки бүген тормыш авыр дисәк тә, иртә яздан алып кара көзгәчә районыбызда төзелешләрнең тукталып торганы юк. Тәвәккәлләр йорт салалар, ихаталарын яңарталар, башка корылмалар төзиләр. Әлегә аларның кайбер проблемалары бар икән. "КОНДОР" җайланмасы урнашкан бинадагы электр энергиясен рәткә китерү, җылыту системасын үзгәртү. Үзләренә мөмкинлек биргәне өчен алар Яр Чаллы эшмәкәре Рәмзил Хазиевка рәхмәтле.
    Авыл җирлегенең планнары
    Агымдагы елда да Катмыш авыл җирлегендә зур эшләр башкару планлаштырыла. Түбән Кыерлыда күпергә килә торган юлны рәтләп бетерәсе бар. Мәчет янында суүткәргечне рәткә китерү күз уңында тотыла. Әлеге торак пункты да Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында һәйкәл-комплекслы булачак. Катмышта "Урам" һәм Салкын" чишмәләрен төзекләндерергә җыеналар. Киров һәм Ленин урамнарында эшне төгәлләсәләр җилкәләреннән авыр йөк төшәр иде. Иң зур хыяллары - авыл мәдәният йортын республика программасына кертеп, анда капиталь ремонт уздыру. Басканда мәктәпнең бүгенге хәле күңелдә борчылу тудыра. Мәктәп-балалар бакчасы төзесәләр, проблема хәл ителер иде. Ни әйтсәң дә, бүген авылда мәктәпкәчә яшьтәге 16 бала бар. Яңа мәдәни йорты киләчәктә үзенең спорт һәм ял паркы белән кайткан авылдашларын, килгән кунакларны сөендерер дип ышанып каласы килә. Биредә эшне узган ел агачлар утыртудан башлап җибәргәннәр инде. Басканда ике чишмәгә дә сулыш өрү планлаштырыла. Тыл ветераннарыына һәйкәл салырга җыеналар.
    Кем күпме ала?
    Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы - 7500, белем бирү системасында хезмәт куючыларныкы - 17120, мәдәнияттә - 7686 сум тәшкил итә.
    Саннар теле белән
    Катмыш авыл җирлегендәге 287 шәхси хуҗалыкта барлыгы 391 баш мөгезле эре терлек (143е - савым сыерлар), 7 ат исәпләнелә. Шәхси хуҗалыклар239 тонна сөт сатып, 4197130 сум акча эшләгәннәр. Иң күп сөт тапшырган Баскан авылыннан Раилә Мисбахованың гаилә бюджетына былтыр 197540 сум акча кергән. Бу бер айга - 11288 сум дигән сүз.
    Реклама

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа



    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: