Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче адым ясалды

Курыкканга-куш күренә, дип юкка әйтмәгәннәрдер. Имтихан бланкын алуга ук укучыларның куллары калтырый башлавын күреп үземнең дә башка шаулап кан йөгерде. Җәмәгать күзәтчесе буларак рус теленнән БДИда катнашу өчен пәнҗешәмбе көнне 2нче санлы лицейга барырга чыккан идем, базар янында бер танышым очрады. "Әле генә бер төркем укучыларны алып менеп киттеләр. Кул...

Курыкканга-куш күренә, дип юкка әйтмәгәннәрдер. Имтихан бланкын алуга ук укучыларның куллары калтырый башлавын күреп үземнең дә башка шаулап кан йөгерде. Җәмәгать күзәтчесе буларак рус теленнән БДИда катнашу өчен пәнҗешәмбе көнне 2нче санлы лицейга барырга чыккан идем, базар янында бер танышым очрады. "Әле генә бер төркем укучыларны алып менеп киттеләр. Кул селтәгез дә шул БДИларына, кайтыгыз да китегез, дип әйттем,"-диде ул бик белдекле кыяфәттә. Үзе тормышка җиңел карый торган кеше дә түгел, югыйсә. Яшьләрне кызганудан йөрәгеннән чыккан сүзләре булды бугай. Соңгы елларда ата-аналарның телләреннән бер дә төшми шул "БДИ" дигән сүз. Безнең буынга эләкмәде алар. Әмма мәктәп бетергәндә дә, уку йортына кергәндә дә барыбер имтихан тапшырдык. Әле дә хәтеремдә. Казан дәүләт университетына тарихтан имтихан бирәбез. Гадәттәгечә, башта кызлар керә. Беренче керүчеләр "5"ле алып чыктылар, аннан "4"леләр һәм "3"леләр, "2"леләр китте. Безнең котлар ботка төште. Иң ахырдан дүрт егет кенә калдык. Безнең барыбызны да берьюлы керттеләр. "Ниһаять егетләр!",-диделәр профессорлар җиңел сулап һәм дүртебезгә дә бишле куеп чыгардылар. Сер түгел: ничек теләсәләр шулай "уйныйлар" иде югары уку йортларында имтихан алучылар. Ә хәзер бер тапкыр гына имтихан тапшырасың һәм югары уку йортларына кергәндә синең балларың белән шаяра алмыйлар. БДИның өстенлеге-шунда. Районыбызда чыгарылыш сыйныф укучыларыннан имтихан кабул итү урыны итеп бер генә белем учреждениесе-2нче санлы лицей билгеләнгән. Аның каршына байтак укучылар җыелган иде инде. Авыллар мәктәпләреннән автобуслар белән килгәннәр. Быел 11нче сыйныфны 338 укучы тәмамлый. Аларның барысы да рус телен һәм математиканы тапшырырга тиеш. Егерме өч аудиториягә бүлеп чыкканнар. Күбесендә унбишәр укучы. Үзләре белән паспортларын, икешәр гельле ручка, шешәле су һәм шоколад кына алырга мөмкин булуын, кесә телефоннарын калдырырга кирәген аңлаттылар. Һәм ... имтиханны оештыручылар укучыларны аудиторияләп лицейга алып керә башладылар. Кергәндә ишек төбендә полиция хезмәткәрләре паспортыңны тикшерә әле. Казаннан-дәүләт имтихан комиссиясеннән вәкаләтле вәкил итеп билгеләнгән Рафик Мөдәрисов та барысының да закон тәртибендә баруына күзәтчелек итә. Лицейдагы бөтен бүлмәләр алдан мөһерләнеп чыккан булган. Аудиторияләр дә укучылар кергәндә генә ачылды. Имтихан билетларын җиде йозак артында, олы тимер сейфта саклаганнар. Алар Казаннан комиссия вәкиле, имтихан алу пункты җитәкчесе Илһамия Гыйләҗева һәм аның урынбасарлары тарафыннан, җәмәгать күзәтчеләре катнашында ачып алынды һәм таратылды. Барлык укучылар да кереп беткәч, лицейның ишекләрен бикләп куйдылар. Бланкларны бер көтү таныш түгел кешеләр таратып йөрүеннәнме, ел дәвамында өйдә дә, мәктәптә дә: "БДИ-БДИ",- дип үзәкләренә үтүләреннәнме, кайберәүләрнең каушаулары йөзләренә дә чыккан иде. Аудиториягә билетларны тапшырырга кергән саен комиссия вәкиле бер-ике укучының паспортларындагы фотолары белән йөзләрен дә чагыштырып чыгып китә, өстәлләрендә артык кәгазьләр күренмиме дип, караштырып та уза. Үзләренә бирелгән билетларны ачканда, эчке киеренкелектән, егетләрнең дә куллары калтыранып куя. Аларның дулкынланулары безгә дә күчә. Бәхеткә, каушау озакка бармый. Имтихан ул-дәресләрдә алган белемнәреңне искә төшерү генә. Оештыручылар бланкларны ничек дөрес итеп тутырырга кирәген өйрәтәләр. Ялгыш язып җибәрсәң дә, төзәтергә мөмкин. Белмәгән соравыңа җавап бирмичә дә китә аласың. Имтиханнарга бирелгән вакыт төрле фәннән төрлечә. Олы тормыш юлына беренче адымнар ясалды. Нәтиҗәләре ун көннән билгеле булачак. Алда әле башка имтиханнар да көтә. Ә алардан соң-югары һәм урта уку йортлары.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев