Нократ

БЕРДӘМЛЕК КИРӘК

Наркоманиягә каршы көрәш эшендә һәркем үзен җаваплы хис итәргә бурычлы. Бу хакта республика наркоманиягә каршы көрәш комиссиясенең һәм наркотикларның законсыз әйләнешен күзәтү хезмәте ТР идарәсе коллегиясенең бердәм утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Аның барышында идарә башлыгы Фаяз Шабаев 2012 ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады, республика студентлары арасында үткәрелгән тестлар күрсәткечләре...

Наркоманиягә каршы көрәш эшендә һәркем үзен җаваплы хис итәргә бурычлы. Бу хакта республика наркоманиягә каршы көрәш комиссиясенең һәм наркотикларның законсыз әйләнешен күзәтү хезмәте ТР идарәсе коллегиясенең бердәм утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Аның барышында идарә башлыгы Фаяз Шабаев 2012 ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады, республика студентлары арасында үткәрелгән тестлар күрсәткечләре белән таныштырды. Аның әйтүенчә, тест узудан качып йөрүчеләр элекке елларда студентларның 10-12 процентын тәшкил иткән булса, хәзер андыйлар 1 процентка гына калган. "Шуңа да карамастан, бу афәт белән көрәшне туктатырга ярамый. Яшьләр арасында тест үткәрүләрне шул ук рәвешле дәвам итәргә, алдан кисәтми генә оештырыга кирәк",-дип белдерде республика җитәкчесе. Видеоконференция режимында узган утырыш ахырында киңәшмәне район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова дәвам итте. Ул районыбызда яшьләр арасында аңлату эшләре алып баруны көчәйтү мөһимлеген ассызыклады. Бу юнәлештә районның мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре аеруча актив эш оештырырга тиеш. ЭЭМның Мамадыш районы бүлеге начальнигы Азат Мозафаров һәм район прокуроры Илсур Габдрахманов та әлеге бүлекләрне бердәм эшләргә чакырдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 7 февраля 2018 в 13:11
    Предложение руки и сердца на главной сцене района: эксклюзивное интервью Ильмира Самигуллина и его избранницы
  • 31 января 2018 в 15:30
    В Мамадыше прошел 4-ый фестиваль-конкурс посвященный памяти Дианы Мишкиной.
  • 31 января 2018 в 13:44
    В детских садах Мамадышского района продолжат изучать татарский язык
  • "Премия века" - газете "Нократ" ("Вятка") 100 лет!
  • В Мамадыше наградили победителей конкурса, приуроченного к Дню матери
  • 26 декабря 2016 в 12:41
    Частные объявления ПРОДАЕТСЯ стельная корова. Тел.: 8-917-22-51-560 ///// НАТЯЖНЫЕ потолки, двери входные и межкомнатные, окна, жалюзи, светильники. Давыдова,30. Тел.:8-960-077-91-22 ///// РЕМОНТ: Ж/К телевизоров и антенн. Выезд на дом. Тел.: 8-905-376-43-72 ///// РЕМОНТ стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 ///// НАТЯЖНЫЕ ПОТОЛКИ любой сложности - 100 руб./кв.м. Гарантия 15 лет. Быстро. Чисто. Тел.: 8-937-595-88-41