Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер җәйдә ике уңыш

Үзенең бакчасындагы кечкенә генә участокта иртә өлгерә торган бәрәңге үстерү тәҗрибәсе белән хезмәт ветераны-авыл хуҗалыгы өлкәсендәге мәгълүм белгеч Әгъзәметдин Низамов уртаклаша. Наталья Якимова Март ахырларында яки апрель башында черегән тирес белән балчык аралаштырып тутырылган тартмаларга үрдерелгән бәрәңге утыртырга кирәк. Иртә өлгерә торган сортлары булса бик яхшы. Алар булмаганда, бәрәңгенең гадәти...

Үзенең бакчасындагы кечкенә генә участокта иртә өлгерә торган бәрәңге үстерү тәҗрибәсе белән хезмәт ветераны-авыл хуҗалыгы өлкәсендәге мәгълүм белгеч Әгъзәметдин Низамов уртаклаша. Наталья Якимова Март ахырларында яки апрель башында черегән тирес белән балчык аралаштырып тутырылган тартмаларга үрдерелгән бәрәңге утыртырга кирәк. Иртә өлгерә торган сортлары булса бик яхшы. Алар булмаганда, бәрәңгенең гадәти сортлары да ярый. Җылы бинага яки тәрәзә төбенә урнаштырып, көн саен су сибәсең. Кар суын куллансаң да ярый. Мин 200-250 бүлбе утыртам. Аларны күчереп утыртырга бакчаның бер кырыендагы участокны алдан билгеләп куям. Ул җир алдан кардан чистартыла. Туфрагы тизрәк кардан арылсын өчен һәм җылына башласын өчен, көл яки торф сибеп куярга да була. Кары беткәч участокка тирес яки чермә кертелә. Казып чыккач, 25"30 сантиметр биеклектәге буразналар ясала. Рәт аралары 80 сантиметр калдырыла. Һава торышына карап, 20-25нче апрельләрдә бәрәңге үсентеләре буразналарга күчерелә. Алар 8-10 сантиметр тирәнлеккә, аралары 20-25 сантиметр калдырып утыртыла. Синоптиклар кыраулар, салкынайту вәгъдә итсә, өсләрен пленка белән капларга кирәк. Сабаклары үсеп киткәч, 15-20 көннән, рәтләр арасына үрдерелгән бәрәңге утыртып чыгасың. Бер үк вакытта тирес яки черемә дә кертәсең. Июль башында инде беренче уңыш өлгереп җитә. 15-20нче июльләрдә беренче уңышны җыеп алгач, урынына яңадан үрдерелгән бәрәңгеләр утыртыла. Участокны тулысынча, һава шартларына карап, сентябрь ахырларында-октябрь башларында казып алам. Уңыш яхшы булсын өчен су сибәргә кирәген онытырга кирәкми. Рәт араларын 2-3 тапкыр эшкәртеп чыгасы. Беренчесендә яфракларын күмеп бетерергә кирәк. Болай тамыр системасы яхшырак үсеш ала, бәрәңгесе күбрәк төшә. Бу алымның тагын бер файдасы-химик препаратлар кулланмаска да мөмкин. Колорадо коңгызларын сулы савытка җыеп чыгасың. Кабат шуның суын кортларның үзләренә каршы сибәсең. Алар үзләренең "туганнарыннан" ук үлеп бетәләр. Бәрәңгене шушы рәвешле 5 ел утыртам инде. Кечкенә ген участоктан 2,5 уңыш килеп чыга. Кулланып карагыз, үкенмәссез. Узган елгы сезонда Әгъзәметдин Низамович участогын максималь файдаланырга теләп, суганын җыеп алгач, түтәленә редиска, кара торма һәм шалкан утырта. Нәтиҗәсе көткәннән дә яхшырак була. Яшелчәләр яз көне иртә срокларда утыртканнарына караганда зуррак булып үсәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев