Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер уңган, гел уңган

Авылларыбызның ныклыгы, өметле киләчәге, һичшиксез, тормышларын авыл белән бәйләгән яшь, уңган гаиләләрдә. Хәбибуллиннар гаиләсен безнең авыл җирлегендә генә түгел, районда да яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Гаилә башлыгы Ришат Хәбибуллин - бик оста төзүче. Ул җитәкләгән бригада берсеннән-берсе матур йортлар, каралты-куралар төзи. Мәһабәт йортлар күзне иркәли, авылларга ямь өсти, тормышның,...

Авылларыбызның ныклыгы, өметле киләчәге, һичшиксез, тормышларын авыл белән бәйләгән яшь, уңган гаиләләрдә. Хәбибуллиннар гаиләсен безнең авыл җирлегендә генә түгел, районда да яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Гаилә башлыгы Ришат Хәбибуллин - бик оста төзүче. Ул җитәкләгән бригада берсеннән-берсе матур йортлар, каралты-куралар төзи. Мәһабәт йортлар күзне иркәли, авылларга ямь өсти, тормышның, көнкүрешнең ныклыгын күрсәтә. Безнең татар халкы элек-электән үзенең йорт-җирен, хуҗалыгын тәртипләп, нык итеп карап торырга өйрәнгән. Шуңа күрәдер Ришат бригадасын алдан белешеп, көтеп алалар. Аларның эшләрен тиз, җиренә җиткереп, оста итеп башкарулары гаҗәпләндерә һәм сокландыра. Ришатның тормыш иптәше Рузилә Нәзиф кызы-үзенә бигрәк тә тиң килгән. Олыяз лицеенда физик тәрбия укыта ул. Район мәгарифенең горурлыгы санала. 1993 елдан бирле, лицей физик тәрбия өлкәсендәге уңышлары буенча районда беренчеләр рәтендә. Физик тәрбия-балаларның иң яраткан фәннәренең берсе. Рузилә апаларын да яраталар. Укытучы белән балалар арасындагы мондый җылы мөнәсәбәтләр уңай нәтиҗәләр бирә. Ел саен диярлек район олимпиадаларында, спорт ярышларында җиңү яулыйлар, республика күләмендә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Укытучыларының һөнәрләрен дәвам итүчеләр дә шактый. Ләйлә Туйчинаны гына алыйк. Ул-остазның горурлыгы. Лицейны алтын медаль белән, аннары Яр Чаллы физик тәрбия институтын тәмамлады, хәзер шунда ук яши һәм укыта. Рузилә Нәзиф кызы - "Татарстан Республикасының физик тәрбия отличнигы". 2007 елда районда беренчеләрдән булып 100 мең сум Грантка лаек булды, күп кенә грамоталар, дипломнар белән бүләкләнде. Ягымлы, ачык, искиткеч тырыш, балаларга, хезмәттәшләренә, дусларына җанын ярып бирергә дә әзер педагогның коллективта абруе зур. Өйләрендә Рузилә -яраткан хатын, өч баласына-кайгыртучан, сөекле әни. Бер уңган -һәрьяктан уңган. Хәбибуллиннар-Олыязның иң матур, мактаулы, үрнәк гаиләләренең берсе. Өйләренә килеп керсәң, гөлт итеп көлеп тора, чисталык, тәртип, һәр нәрсә үз урынында. Болар барысы да-зур тырышлык, хезмәт сөючәнлек нәтиҗәсе. Балалары да үзләренә охшаган. Олы кызлары Илюзә-оста компьютерчы, волейбол командасының иң көчле уенчысы. Уртанчылары Ландыш, кечкенә булуына карамастан, фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Ә нәни Әмир ике ел рәттән инде "Россия чаңгы юллары" ярышында катнашты. Алар берсеннән-берсе матур, тәрбияле, хөрмәтчән, тәртипле балалар. Шушылай күңелле итеп, тормышларыннан ямь, тәм табып, балаларына дөрес тәрбия биреп, искиткеч матур итеп яши Хәбибуллиннар. Сөбханалла!

Рита Мөхлисова. Олыяз авылы Хәбибуллиннарның тату гаиләсе. Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев